Казан мэры: "Халык белән фикерләшеп эшләү ярдәмендә без подрядчыларны сайларга өйрәндек"

Илсур Метшин Гарифҗанов урамындагы капиталь ремонт эшләре һәм ишегалдын төзекләндерү тәмамланган йортта булды

(Казан, 25 август, "Татар-информ"). Казанның Идел буе районында Гарифҗанов урамы буенча урнашкан 40нчы йортта яшәүчеләр өчен бу көннәрдә икеләтә бәйрәм – йортта капиталь ремонт һәм ишегалды мәйданчыгын төзекләндерү эшләре тәмамланган. Әлеге вакыйга уңаеннан ,йортта яшәүчеләрне котларга дип, Казан мэры Илсур Метшин килде. Шәһәр башлыгын Башкарма комитетның Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Андрей Лобов, “Идел буе районы торак-коммуналь хуҗалык идарәче компаниясе” директоры Рөстәм Йосыпов озата йөрде.

Гарифҗанов урамы буенча урнашкан 40нчы йортта Илсур Метшинны шатлыклы кәеф белән каршы алдылар. “Безнең йорт – хәзер “кәнфит кебек булды”. Без бик тә канәгать, зур рәхмәт сезгә!” – дип сәламләде алар мэрны. Элек ташландык урын булган балалар уен мәйданчыгын ачу Гарифҗанов урамы буенча урнашкан 34, 36, 38, 40 номерлы йортларда яшәүчеләре өчен биредә көтеп алынган вакыйга иде.

Территориядә агачларны санитар кисү эше оештырылган, яңа агачлар һәм куаклар утыртылган, чәчәк түтәлләре ясалган, яңа эскәмияләр һәм чүп савытлары куелган, асфальт юллар җәелгән һәм балалар өчен уен зонасы булдырылган. 

Гарифҗанов урамы буенча 40нчы  йортта фасадка ремонт ясалган, үзәк җылылык торбалары һәм салкын су белән тәэмин итү системалары алмаштырылган, канализация һәм электр яңартылган, подвал һәм подъездларда ремонт эшләре башкарылган, шулай ук йортка энергия тикшерүе үткәрелгән. 

Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Андрей Лобов йорт ишегалдында өстәмә рәвештә видеокүзәтү өчен камералар куелганлыгын һәм чүп-чар өчен мәйдан булдырылганлыгын җиткерде.

Очрашу азагында йортта яшәүчеләр шугалак өчен тагы бер мәйданчыкны төзекләндерүне дә сорадылар. Илсур Метшин спорт мәйданчыгы алдагы елда барлыкка киләчәген вәгъдәләде.

Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Илсур Метшин биредә яшәүчеләргә инициатива белдерүләре өчен рәхмәт әйтте, алар ярдәмендә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге мәсьәләләрне чишүгә ирешәләр. “Барысы да эшләнде, дип без әйтә алмыйбыз. Әмма без тырышабыз һәм безгә сезнең теләкләрегез бик тә мөһим. Халык белән тыгыз элемтәдә торып, без подрядчыларны сайларга өйрәндек. Ремонт сыйфатына без уртак көч белән ирештек. Битараф булмавыгыз өчен рәхмәт сезгә”, - дип ассызыклады мэр.

Фотосурәт kzn.ru сайтыннан алынды.