Безнең максат — ил үсеше өчен мөһим карарлар кабул итә алырлык шәхес тәрбияләү - Энгель Фәттахов

Лилия ЛОКМАНОВА

 Бүген Татарстан Республикасы үсеше туктап торуларны һәм паузаларны күз алдында тотмый – безгә белем бирүдә лидерлар булырга кирәк, ә моның өчен яңа стратегик ориентирлар һәм чишелешләр табарга, иң яхшы бөтен дөнья тәҗрибәсен эзләргә, XIX гасырдан бирле мәгълүм безнең педагогик мәктәп казанышларына игътибарлырак булырга кирәк.

Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бөгелмәдә “Заманча мәгариф: яңа стратегик ориентирлар – яңа чишелешләр” темасына мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында белдерде. Киңәшмәдә шулай ук үткән эшләргә нәтиҗәләр ясалды.

Биш ел узды: ниләр эшләнелгән?

Быел биш еллык белем бирү Стратегиясен гамәлгә ашыру тәмамлана. Аның нигезендә республикада бик зур һәм күп инновацион проектлар тормышка ашырылган. Татарстан Россия күләмендә яңа үрләр яулады һәм таныла алды.

2011 елдан алып әлеге Стратегиягә республика бюджетыннан 10,5 млрд сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Алар инфраструктураны яңарту, белем бирү технологияләренә һәм юнәлешнең кадрлар потенциалын үстерүгә тотылган.

Бу хакта мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.
Бюджет акчаларының 6,2 млрд. сумы инфраструктураны яңартуга юнәлдерелгән. Бу — 113,8 мең комплектлы мультимедиале техника, 520 мәктәп автобусы, 45 фәнни-техник иҗат база мәйданчыгы, 60 заманча белем бирү лабораторияләре, 1,7 мең предметлы кабинетлар, 103,7 мең балалар өчен җиһазлар, мәктәпләрдә 25 психологик-педагогик ярдәм дигән сүз.

Инфраструктур проектларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә, Татарстан белем бирү оешмалары, федераль дәүләт стандартларына туры китерелеп, тагын да яхшыртылган.

Стратегия ярдәмендә, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы булышылыгы белән, “Ана теле”, “Татарстан Республикасында инглиз теле”, “Электрон журнал”, “Электрон көллият”, “Мәктәп картасы”, “IT-чемпион” кебек проектлар гамәлгә ашырылган. Укытучылар, укучылар һәм ата-аналар өчен үзенчәлекле электрон коммуникацион мохит тудырылган.

Мәктәпкәчә белем бирү юнәлешендә дә үзгәрешләр зур. Соңгы 5 ел эчендә, ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстанда 156 яңа балалар бакчасы төзелгән, 55 бина мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә яраклаштырып төзекләндерелгән, бакчаларда балалар өчен 30 меңләп яңа урын булдырылган.

Капиталь ремонт программасына 2012 елдан алып республика бюджетыннан 10 млрд сум акча тотылган. Шуның нәтиҗәсендә, 632 гомуми белем бирү учреждениесе төзекләндерелгән. Әлеге программа 2016 елга кадәр дәвам итәчәк һәм киләсе елда тагын 107 мәктәпне төзекләндерү планлаштырыла.

Стратегия кысаларында, яңа белем бирү технологияләре гамәлгә кертелгән. Моңа бюджеттан 2,3 млрд сум акча бүленгән. Шуның нәтиҗәсендә, мәктәпләрдәге китапханәләр яңартылган, халыкара белем бирү проектлары гамәлгә ашырылган, белем бирүнең заманча методикалары файдаланыла башлаган. “Дәрестән соң” мәктәп проекты укучыларга өстәмә белем бирүдә зур адым, дип саный әлеге тармак министры. Аның сүзләренчә, Сингапур проекты укытучыларның профессиональ үсешен тәэмин итүдә зур этәргеч ясаган.

Кадрлар потенциалын үстерүгә барлыгы 2 млрд сум күләмендә акча тотылган. 12 меңнән артык укытучы грант откан. Грантлар ярдәмендә укытучыларның хезмәт хакы бермә-бер арткан. 2010 елда уртача хезмәт хаклары 11,5 мең булса, 2015 елда бу сумма 29,8 мең сумга җитәр дип көтелә.
Энгель Фәттахов фикеренчә, бу Стратегиянең роле бик зур. Аның ярдәмендә белем бирү системасына караш үзгәргән. Күп кенә укытучыларның һәм педагогик коллективларның инновацион потенциалы ачылган, кирәкле ресурслар булдырылган, белем бирүнең имиджы реформаларга һәм үзгәрешләргә әзер тармак буларак үзгәргән.

Укытучы квалификациясе белем сыйфатына ничек йогынты ясый?

2015 елның март-август айларында республика муниципаль районнарының перспективалы 6 мәктәп директоры квалификациясен күтәргән. Бу процесс алга таба да дәвам иттереләчәк. Аның нәтиҗәләре буенча, иң яхшы директорлар министрлыкның кадрлар резервына кертеләчәк.

Министр фикеренчә, белем бирү сыйфаты директорның квалификациясенә турыдан-туры бәйле. Шуңа да муниципаль дәрәҗәдә тиешле шартлар тудырырга кирәк: директорларга башка эшләр йөкләнелгән булырга тиеш түгел. Мисалга ул Лаеш, Чүпрәле, Кайбыч районнары директорларының “автомобиль транспортын ремонтлау” программасы буенча квалификация күтәрүен һәм автобусларны рейска чыгар алдыннан тикшерү уздыруын китерде.

Бюджетка килгәндә, укытучыларның квалификациясен күтәрүгә ел саен 110 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелә һәм 17 мең педагог квалификациясен үстерә.

Энгель Фәттахов фикеренчә, республикада төрле сыйфатта белем бирү хезмәте күрсәтү базары формалаша. Шул максаттан, Татарстанда экспертлар советы булдырылган.

“Кызганыч, муниципаль районнарда белем бирү хезмәткәрләренә квалификция күтәрү еш кына белем бирү сыйфатына һәм укучылар күрсәткән нәтиҗәләргә бәйле булмый, - диде министр август киңәшмәсендә. – Мисал өчен, Мөслим, Апас һәм Әлмәт районнары укучыларының математикадан БДИ буенча нәтиҗәләренең уртачасы түбән. Анализ исә әлеге районнардагы укытучыларның 60 проценттан артыгы беренче яки югары квалификациягә ия булуын күрсәтте. Апаста беренче яки югары категорияле укытучылар исәбе 86 проценттан артып китә, БДИны исә аларның укучылары республикада иң түбән — уртача “3,6” билгесенә тапшырды!”
Министр укытучыларга югары квалификация бирүне аларның хезмәт хакына бәйле дип саный. Чөнки педагогның квалификациясе югарырак булган саен, аның хезмәт хакы да югарырак бит...

Шул максаттан, быел укытучыларның квалификациясен күтәргәндә әңгәмә уздырып һәм эксперт советы каршында үз эшләрен, уңышларын чагылдырган презентация уздырып, гамәлгә ашырганнар. Югары квалификациягә дәгъва кылган 40 процент укытучы гына аттестация уза алган.

Тармак министры Әлмәт, Мамадыш, Буа районнары укытучыларын аттестациягә ныклап әзерләргә йөкләмә бирде, һәм быелдан бу юнәлештә эшләүчеләрнең хезмәт хакы муниципаль районның белем сыйфаты буенча уртача күрсәткечләренә бәйле булачагын искәртте. Бу мәктәп директорлары, районның мәгариф бүлеге җитәкчеләре хезмәт хакына да йогынты ясаячак. Министр фикеренчә, шул рәвешле, белем бирү системасы тагын да үтә күренмәлегә әйләнәчәк, укытучыларның квалификациясен, белем сыйфатын күтәрергә этәргеч булачак.

Министр Э.Фәттахов пленар утырышта әйтмәсә дә, мәгариф өлкәсендә яңалык буларак тагын шуны да искәртик: РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы укытучылар өчен вазифалар системасы кертү тәкъдиме белән чыккан. “Күп еллар дәвамында укытучы мәктәптә укытучы булып кала, без аңа бернинди карьера баскычы тәкъдим итмибез. Педагог-экспертлар тарафыннан укытучыларның төрле вазифаларын кертү мөмкинлеге турында тәкъдим килде. Без укытучы ярдәмчесе, өлкән укытучы, укытучы-остаз, укытучы-эксперт, укытучы-методист кебек вариантларны карыйбыз”, – дип белдергән РФ мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Наталья Третьяк Новосибирскида.

“Тикшеренүләр күрсәткәнчә, безнең балалар күп белә”

Быел мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре федераль дәүләт стандартлары буенча эшли башлады. Аның нигезендә, балалар бакчасыннан яше җитеп чыккан бала белем буенча 1 нче сыйныф укучысы дәрәҗәсендә булырга тиеш.

Ел дәвамында муниципаль районнарда 52 база мәйданчыгы моның өстендә эш алып барды. Алар мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә дә, тәрбиячеләргә дә ярдәм итте. Энгель Фәттахов сүзләренчә, Казан шәһәре Совет районының 50 нче номерлы балалар бакчасы, Яр Чаллы шәһәренең 64 нче номерлы һәм Түбән Каманың 91 нче номерлы балалар бакчалары бу юнәлештә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән.

Министр шулай ук бакчадагы балаларның ниндидер белемгә ия булырга тиеш түгел, ә функциональ яктан әзер булырга тиешлеген дә искәртте. “Тикшеренүләр күрсәткәнчә, безнең балалар күп нәрсәне белә һәм эшли ала”, - диде ул чыгышында.

Билгеле инде, яңа федераль стандартлар буенча эшләү тәрбиячеләрдән дә күп нәрсә таләп итә. Узган ел шул уңайдан 5 меңгә якын тәрбияче квалификация күтәрү курслары узган.

Яңа буын балалар бакчаларында эшләргә тәрбиячеләр әзерләү максатыннан, Казан педагогия көллиятендә, Арча һәм Минзәләдәге шундый ук көллиятләрдә ресурс үзәкләр булдырылган.

Республика балалар бакчаларында ике дәүләт теле өйрәтелә һәм шуның нигезендә, 5 меңләп тәрбияче “Ана теле” программасы буенча белемен арттырган.
Татар теле һәм әдәбиятыннан 2014 елда башлангыч мәктәп өчен 51 һәм 2015 елда урта мәктәп өчен 20 дәреслек федераль исемлеккә кертелгән. Безнең дәреслекләрдән тыш, әлеге исемлеккә якут теле (4 дәреслек) һәм хакас теле һәм әдәбияты (10 дәреслек) дәреслекләре генә кергән.

Туган телдә белем бирү һәм тәрбия процессында эзлеклелекне тәэмин итү максатыннан, Казан шәһәренең Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия базасында балалар бакчасын, өстәмә белем бирү һәм гомуми белем бирү мәктәбен үз эченә алган Милли мәгариф үзәге ачылган.

“Безнең максат — шәхес тәрбияләү”

Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә Татарстанны инновацион төбәк дип атады һәм республика бу статусны һәрдаим исбат итәргә тиешлеген искәртте. "Республиканың инновацион үсеше - белем бирү системасы үсешеннән кала күз алдына китереп булмый. Яңа буынны икътисад үсешен тәэмин итә алырлык итеп тәрбияләргә кирәк. Шулай ук төбәкләрнең уңай нәтиҗәләрен исәпкә алып, бары иң яхшы методикаларны гына файдалану мөһим", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, белем бирү дәрәҗәсе һәм технологияләре югары урында булган мәктәпләр бар, әмма җитди рәвештә алга китергә тиешле районнар һәм шәһәрләр дә бар әле. "Чынлыкта, бөтен җирдә бер төрле шартлар тудырылган. Лидерлар арасында авыл районнары да бар – лаеклылар һәм нәтиҗәлеләр. Мин белем бирү сыйфатына игътибар итәргә кирәк дип уйлыйм – бу киләчәктә безнең көндәшлеккә сәләтебез мәсьәләсе. Бу барыбызга да кагыла – республика җитәкчелегенә дә, Хөкүмәт җитәкчелегенә дә һәм территорияләр җитәкчеләренә дә. Безнең киләчәк белем бирү сыйфатына бәйле”, - дип басым ясап әйтте Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов.

Мәгариф системасының максатын ТР мәгариф һәм фән министры мәктәпне тәмамлаганда көндәшлеккә әзер, инициативалы, иҗади һәм компетентлы гражданар үстерүдә күрә.

Моңа ирешү өчен ул 2025 елга кадәр исәпләнгән Россия Федерациясендә тәрбия үсеше Стратегиясенә таянып эш итәргә өнди. Шуны да искәртергә кирәк: Татарстан беренчеләрдән булып 2015-2025 елларга укучыларны тәрбияләү Стратегиясен кабул итте.

Лидерлыкка һәм көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү мәктәптән башлана, дип саный Энгель Фәттахов. Шуңа да Стратегияне гамәлгә ашыру өчен балалар иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләренә ярдәм итү кирәк. Әлегә балалар хәрәкәтенең күп өлеше республиканың зур шәһәрләре һәм район үзәкләрендә тупланган. Анда Татарстан мәктәпләрендә белем алучыларның 80 проценты диярлек җәлеп ителгән.

Белем бирү системасында балалар хәрәкәтенең иң эресе — ул “Татарстан варислары берлеге”. Яңа уку елында әлеге оешма модернизацияләнәчәк. Министр, аны “2030 Стратегиясе” бурычларына туры китереп, яңалыклар белән баетырга кирәк, дип искәртте.

Киләсе елда мәгариф системасында тагын бер яңалык — ул да булса стратегик инициативалар агентлыклары белән балалар һәм яшүсмерләр өчен технопарклар төзү килешүен тормышка ашыру. Әлеге проектны гамәлгә кую буенча 4 пилот төбәкләре арасында Татарстан да бар. “Бу — бик зур җаваплылык һәм Татарстанның балалар һәм яшүсмерләр техник иҗаты мөмкинлекләрен югары бәяләү”, - диде Энгель Фәттәхов. Моннан тыш, ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, Казан илкүләм тикшеренү техник университеты белән берлектә, инженерлар лицее ачу да планлаштырыла.

Киләсе уку елында республиканың 6 мәктәбендә, эксперимент рәвешендә, кытай теле укытыла башланачак. Шулай ук, кайбер предметларны чит телдә укыту методикасын файдалану да күздә тотыла.

Министр вәгъдә иткәнчә, республикада халыкара мәктәпләр челтәре җәелдереләчәк. Алар Казан һәм “Алабуга” махсус икътисадый зонасында эшләр дип планлаштырыла. Хәзерге вакытта Иннополис һәм Әлмәттәге “Татнефть” ААҖ халыкара мәктәпләре проектлары өстендә эш алып барыла, дип хәбәр итте министр.

Мәгариф һәм фән министрлыгының максаты — Татарстан Республикасының барлык укучыларына да дөньякүләм дәрәҗәдә белем алу мөмкинлеген булдыру. Министр мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә шул хакта искәртте. “Безнең максат — уңышлы һәм җаваплы, мөстәкыйль рәвештә сайлау мөмкинлегенә ия булган һәм ил үсеше өчен мөһим карарлар кабул итә алырлык шәхес тәрбияләү”, - диде Энгель Фәттахов.