Казанның ике бистәсе суга кытлык кичерәчәк

Дөрес, вакытлыча гына

  (Казан, 25 август, “Татар-информ”). 26 августта Казанның Идел буе районындагы Салмачы һәм Привольный бистәләрендә су белән тәэмин итү хезмәте өлешчә тукталып торыла. Бу Привольный бистәсендәге Чәчәк урамы буенча һәм Салмачи бистәсендәге Центральная урамы, 78 адресы буенча урнашкан турыда яңа челтәрләрне үзәк су торбаларына тоташтыруга бәйле.

26 август сәгать иртәнге 9дан 27се иртәнге 6 га кадәр Привольный бистәсендә, ә 26 август иртәнге 9дан алып төнге 11гә кадәр Салмачы бистәсе йортларындагы краннарда су бетеп торачак. Сулы автоцистерналар бистә халкыннан килгән мөрәҗәгатьләр нигезендә оештырыла, дип хәбәр итә “Водоканал” МУП хезмәте.