Казанда качакларның балаларына “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе кысаларында ярдәм күрсәтелгән

Тулаем, Татарстан башкаласы мәктәпләренә баручы 1,5 мең балага исә мәктәп сумкасы тапшырылган

 (Казан, 25 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Быел балаларны мәктәпкә әзерләү әти-әниләргә якынча 15-30 мең сумга төшә. Казан шәһәре район җитәкчеләре һәм ТР Дәүләт Советы, Казан шәһәре Думасы депутатлары, төрле оешма җитәкчеләре һ.б. ярдәме белән, “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе кысаларында, 1,5 меңнән артык укчыга мәктәп сумкасы, аз керемле гаиләдә тәрбияләнүче 219 балага мәктәп комплектлары, күп балалы гаиләдә үсүче (5 һәм аннан да күбрәк балалы гаилә) 23 бала исә мәктәп һәм спорт формалары белән тәэмин ителә.

Әлеге акция кысаларында, Украинадан килгән качакларның 116 баласына да ярдәм күрсәтелгән. Казанда 348 качак бала исәпләнә. Аларның барысы да мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә һәм мәктәпләргә урнаштырылган, дип хәбәр итте бүген мэр Илсур Метшин рәислегендә узган башкала җитәкчеләренең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин.