Казан җәмәгать транспорты белән идарә итүчеләр тагын наркотиклар буенча да тикшереләчәк

Бүген мэриядә үткәрелгән «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә шул хакта килешенде

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Казанның 4 нче автотранспорт предприятиесеннең (ПАТП-4) автобус йөртүчесе эш вакытында наркотик матдәләр сатуда тотылган. Клиентларына тукталышларда очрашу урыны билгеләп, халык ташу белән бергә ул «сәүдә» эшен дә алып барган. Наркотиклар әйләнешен контрольда тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре исә шуны ачыклап, автобус йөртүчене кыңгыр эшен башкарганда эләктергән. Соңыннан медицина тикшеренүе үткәрелеп, аның канында наркотик матдә кулланган калдыклар булуы ачыкланган.

Бүген Казан мэриясендә уздырылган чираттагы «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә шушы факт буенча мэр Илсур Метшин шәһәрдә җәмәгать транспорты һәм пассажир ташу эше буенча җаваплы булган транспорт һәм элемтә комитеты җитәкчесе Айдар Абдулхаковтан аңлатма таләп итте. Комитет җитәкчесе сүзләренчә, әлеге кеше предприятиедә әле 1 ай да эшләргә өлгермәгән, эшкә урнашкан вакытта таләп ителгән барлык медицина документларын да тапшырган булган, эшкә чыкканда медицина тикшерүен нинди дә булса кисәтүләрсез үтеп барган. Мондый очракның беренче тапкыр теркәлүе, дип белдерде А.Абдулхаков.

Шуңа күрә, моннан соң, Казан җәмәгать транспорты белән идарә итүчеләр рейска чыкканчы алкоголь куллану буенча гына түгел,  наркотиклар буенча да тикшереләчәк. «Әле дә ярый наркотикларны контрольда тоту буенча эшләүчеләр аны тоткарлаган, эш болай дәвам иткән булса, пассажирлар һәм юлдагы башка транспорт чаралары, халык өчен нинди хәтәр хәл буласын күз алдына китерүе дә куркыныч», - дип, шәһәр башлыгы транспорт белән идарә итүчеләрне тикшерү-контрольда тоту аеруча игътибар юнәлтергә кирәклеген басым ясап әйтте.