Владимир Ерашов: Казанның 1000 еллыгын бәйрәм иткәндә шәһәр урамнарында бер генә сукбай, бомж, теләнче, качакны күрмәссез

Владимир Ерашов: Казанның 1000 еллыгын бәйрәм иткәндә шәһәр урамнарында бер генә сукбай, бомж, теләнче, качакны күрмәссез

(Казан, 25 май, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Быел җәй балалар сәламәтләндерү лагерьларында профилактик учетта торучы балигъ булмаган яшүсмерләр өчен алты мең урын бирелгән. Моннан тыш, Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, балигъ булмаганнар өчен ТР Эчке эшләр министрлыгы каршындагы махсус учреждениеләрдә урыннар саны ике тапкыр артачак. Бу хакта бүген журналистларга ТР Эчке эшләр министрлыгында участок милициясе эшчәнлеген оештыру идарәсе һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсе башлыгы урынбасары Сергей Мелкумянц белдерде.

“Казанның 1000 еллыгын бәйрәм иткәндә шәһәр урамнарында бер генә сукбай, бомж, теләнче, качакны күрмәссез. Безнең моңа ничек ирешүебез – профессиональ сер. Әмма 101нче километрдан читкә беркемне дә чыгарырга җыенмыйбыз, дип ышанычлы әйтә алам”, - дип белдерде ТР ЭЭМның участок милициясе эшчәнлеген оештыру идарәсе һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсе башлыгы Владимир Ерашов. Аның сүзләренчә, проблеманы хәл итү өчен мөнәсәбәтле барлык оешмалар, шул исәптән милли диаспоралар җәлеп ителәчәк, ә законсыз яшәүче мигрантлар ул вакытка республикадан читкә чыгарылачак.