Шәһәр советы депутатлары Казанның генераль планын эшләүгә тагын 46,1 миллион сум бүлеп бирергә карар итте

Шәһәр советы депутатлары Казанның генераль планын эшләүгә тагын 46,1 миллион сум бүлеп бирергә карар итте

(Казан, 25 май, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүген Казан Халык депутатлары советы XXIII сессиясенең өченче утырышында депутатлар Казанның шәһәр төзелеше уставын һәм генераль планын тикшерде. Казанның баш архитекторы Эрнст Мәүлетовның финанслау җитмәү сәбәпле Казанның шәһәр төзелеше уставын эшләп бетерүне 2006 елга күчерү тәкъдимен шәһәр башлыгы катгый кире какты. Казан мэры Камил Исхаков сүзләренчә, 2006 елның гыйнварыннан муниципаль берләшмә булачак шәһәр мондый уставтан башка нормаль яши алмый.

Казанның генераль планын эшләүчеләрнең берсе – “Казгражданпроект” генераль директоры Марат Кафиятуллин әлеге эшнең ничек баруы турында сөйләде. Ул акча җитмәү сәбәпле, бүген генплан 65 процентка гына әзер булуын ассызыклады. 2003 елда, аның сүзләренчә, планны әзерләүчеләр шәһәр бюджетыннан 42 миллион сум алган, шуларның 10,5 миллионы субподрядчыларга җибәрелгән. 2004 елда генпланны эшләүгә бер генә сум да бирелмәгән. Бүген подрядчылар “Казгражданпроект”ка 24 миллион сумга башкарылган эш өчен исәп күрсәткән.

Сессиядә шәһәр советы депутатлары генплан өчен өстәмә 46,1 миллион сум бүлеп бирү карары кабул итте.