Казанда «The Road» рок-музыка профессиональ мәктәбе ачылды

Анда укырга теләгән балалар өчен 10 майдан әңгәмәләшү рәвешендә кабул итү имтиханнары башлана

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”). Легендар “Машина времени” рок-төркеме лидеры Андрей Макаревич кичә Казанда ил күләмендә балалар өчен иң беренче «The Road» рок-музыка профессиональ мәктәбен ачты, мәктәпнең булачак укучылары исә бу вакыйганы рок-концерт белән билгеләп үтте.

 

Балалар рок мәктәбе булдыру идеясе Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе хезмәткәрләре һәм 5 нче музыка мәктәбе укытучылары тарафыннан эшкәртелгән,  ТР Мәдәният министрлыгының 100 мең сумлык гранты ярдәмендә «The Road» проекты шушы мәктәп базасында тормышка ашкан.

 

Шул рәвешле, рок-музыка мәктәбендә укырга теләгән балалар өчен 10 майдан, әңгәмәләшү (собеседование) рәвешендә, кабул итү имтиханнары башлана. Мәктәп 120 укучыга исәпләнгән, яңа уку елына исә 40 бала кабул ителәчәк. Анда дәресләр аерым-аерым да, 2-3 кешедән торган кечкенә төркемнәр белән дә үткәреләчәк. Киләчәктә Россиянең танылган музыкантлары белән мастер-класслар, стажировкалар үткәрү һәм чит илләрдәге шундый ук уку йортлары белән хезмәттәшлек урнаштыру ниятләнә.