Казанда язның беренче көнендә “Май чабу-2014” бәйрәме уза

“Әкият” курчак театры янындагы боз шәһәрчегендә Татарстан эстрадасы йолдызлары һәм иҗат коллективлары катнашында театральләштерелгән шоу узачак

 (Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). 1 март көнне сәгать 10да Казанның “Әкият” курчак театры янындагы боз шәһәрчеге территориясендә, республиканың эстрада йолдызлары һәм иҗат коллективлары катнашында, "Май чабу-2014" - Масленица бәйрәме театральләштерелгән шоу рәвешендә була, дип хәбәр итә Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты матбугат хезмәте.

Боз шәһәрчегенең барлык мәйданчыкларында сәүдә рәтләре эшләячәк. Аниматорлар тамашачылар белән интерактив уеннар үткәрәчәк, шулай ук алар кайнар коймак белән дә сыйланачак.