Казанның 1000 еллыгына килгән кунакларны кыздырма һәм ширбәт белән сыйлаячаклар

Казанның 1000 еллыгына килгән кунакларны кыздырма һәм ширбәт белән сыйлаячаклар

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). “Казан ашханәсе” ААҖ эшчеләре юбилей тантанасы көннәрендә Казан кунакларына ширбәт, кыздырма һәм каклаган каз тәкъдим итәчәк. Хәзер алар бәйрәм менюсы төзү өстендә эшлиләр. Анда милли ашлар өстенлек итәчәк. Борынгы пешекчеләр китаплары гына түгел, “әби”ләр рецептлары да эшкә җигелә. “Казан ашханәсе” белгечләре авылда яшәүчеләр белән очрашуларда аларны махсус җыя.

Кунаклар кыздырма (кыздырылган ит), каклаган каз, яңа җыелган кура җиләге, җир җиләге һәм карлыганнан бәлешләр, суган, ит бөккәненнән авыз итә алачаклар. Эчемлек рәвешендә кунакларга ширбәт, шулай ук йөзем, кара җимеш һәм күрәгәдән әзерләнгән эчемлекләр тәкъдим ителәчәк.