Бурычлы казанлыларга һәр көн газларын сүндерәләр

Бурычлы казанлыларга һәр көн газларын сүндерәләр

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Казанның 50гә якын фатиры һәм шәхси йортлары көн саен газдан мәхрүм кала. Элек газчылар әлеге кискен чараны ике айга яисә өч айга бер генә кулланалар иде. Мондый чаралар кулланып алар зәңгәр ягулык өчен даими түләргә кирәклеген искәртәләр. Башкала кулланучыларының газчыларга инде 1 миллион сумнан артык бурычы бар.

Элегрәк фатир хуҗалары газсыз калганнан соң ягулыктан кулланган өчен акча түләргә ашыгалар иде. Ләкин андыйларның саны 20 проценттан артмый. Калган 80 процент кулланучы ничектер газсыз яшиләр. Дөресрәге, алар газ торбаларын үзләре тоташтыру җаен табалар, дигән нәтиҗәгә килгән “Казаньгоргаз” куллану-производство идарәсе эшчеләре.