Иртәгә Казанда ишегалларын кардан чистарту буенча гомумшәһәр шимбәсе үтә

Казан башкарма комитеты шәһәрлеләрдән шимбә оештырылачак ишегалларында үз автотранспортларын караучысыз калдырмауларын сорый
(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”). Иртәгә торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре Казан ишегалларын анда яшәүчеләр белән бергә кардан чистартачак, дип хәбәр итә Казан шәһәр Думасының җәмәгатьчелек һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлеге.
Шул уңайдан Казан башкарма комитеты шәһәрлеләрдән шимбә оештырылачак ишегалларында үз автотранспортларын караучысыз калдырмауларын, шимбәдә актив катнашуларын сорый. Моның өчен яшәү урыны буенча идарәче компанияләргә, шулай ук ЖЭУ, ТСЖ һәм ЖСК вәкилләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.