«Казанский тепличный-А» совхозы гөмбә үстерү өчен капчыклар җитештерә башлады

«Казанский тепличный-А» совхозы гөмбә үстерү өчен капчыклар җитештерә башлады

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). «Казанский тепличный-А» ҖЧҖ совхозы гөмбә-вешенка үстерү өчен капчыклар җитештерә башлады. Капчыкларның һәрберсе вешенка үстерү өчен кирәк булган салам, пычкы чүбе һәм башка субстрат белән тутырылган. Чөнки әлеге гөмбәләр гадәти булмаган шартларда: полиэтилен капчыкларда үсә. Бу көннәрдә предприятиедә вешенканың беренче уңышын җыеп алдылар, ул 7 тонна тәшкил итте.

Бер үк вакытта совхозда махсус капчыклар җитештерүне җайга салырга булганнар. Әлеге капчыкларны алырга аерам Казан кешеләре генә түгел, ә фирма әгъзалары да килә (бу көннәрдә вешенка үстерү өчен капчыклар алу максаты белән биредә Чаллының бер коммерция фирмасы әгъзалары булып киткән). Предприятиегә килгәндә, яңа продукция чыгару аның өчен өстәмә табыш чыганагы.