Казан итекләре күпләп сатыла

Казан итекләре күпләп сатыла

(Казан, 25 гыйнвар, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Бу көннәрдә "Татвойлок" ҖЧҖ көн саен 500 пар киез итек җитештерә. Уңайлы һәм җылы аяк киемен Татарстанның көч структуралары, төзелеш һәм юл оешмалары вәкилләре, шәхси затлар сатып ала. Казан итекләре Россиянең якындагы төбәкләренә дә җибәрелә – бу салкын кышта киез итекләр россиялеләр өчен кирәк.

Искә төшереп үтәбез, өч ел элек Казанның итек басу комбинаты банкротлыкка чыкты һәм эшләүдән туктады. Үз эшләренең осталары башка җирдә эш эзләргә мәҗбүр булды. Әмма үз эшләре белән аерылышырга теләмәүчеләр (30 кеше) табылды. Комбинатның яңа директоры Ринат Хөсәенов хезмәт коллективы инициативасын хуплады. Шулай итеп предприятие яңадан торгызыла башлады. Бүген комбинатта 100 профессионал хезмәт куя, көн саен 500 пар итек басалар. Бу күрсәткечне предприятиедә соңгы чик дип санамыйлар – продукция чыгару күрсәткече әкренләп үсәчәк.