Казанда иң оста Кыш бабайны сайлыйлар

Казанда иң оста Кыш бабайны сайлыйлар

(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Закирова). Бүген Казан циркында башкалабызның иң талантлы кыш бабаен сайлыйлар. Сүз – “Казан Кыш бабае-2007” бәйгесе хакында. Татарстан башкаласы районнары күләмендә җиңеп чыккан Кыш бабайларның осталыгын бәяләргә бүген ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова, Казан мәдәният идарәсе рәисе Динара Камалиева, “Йолдызлык” проектының авторы һәм продюсеры Дмитрий Туманов килгән иде. Жюри рәтләрендә балалар да бар иде. Казанның җиде районыннан килгән яңа ел кунаклары – Кыш бабай, Кар кызы, Ак барс кебек әкият геройларына тамаша кылырга барлыгы меңгә якын бала килгән.

Өч этаптан торган ярыш башланыр алдыннан, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова нәни казанлыларны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик итте. “Бүгенге чара искиткеч матур һәм күңелле уза торган яңа ел атнасын ачып җибәрде. Бүген үк без сезнең белән берлектә меңьеллык калабызга лаеклы Кыш бабайны сайларбыз дип ышанам”, - дип сөйләп узды Т.Ларионова һәм Яңа елның төп кунаклары Кыш бабайларга, үз чиратында, уңышлар һәм күп-күп шатлыклы очрашулар теләде.

Бәйрәм чарасы Кыш бабайларның чыгышлары белән дәвам итте. Алар балалар белән аралашу, артистлык талантын күрсәтергә, сораулар биреп, нәниләрнең кыш, яңа ел, Кыш бабай, Кар кызы, чыршы турында белемнәрен тикшерегә тиеш иде.