Илсур Метшин: “Пассажирлар транспортында хезмәт күрсәтү культурасын күтәрү зарур”

Илсур Метшин: “Пассажирлар транспортында хезмәт күрсәтү культурасын күтәрү зарур”

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ» Сергей Семеркин). Бүген шәһәр мэриясендә үткән “эшлекле дүшәмбе”дә 2007 елда Казанның пассажирлар транспорты өлкәсендә зур күләмле үзгәртеп кору чараларына нәтиҗә ясалды һәм тармакны үстерү перспективалары турында фикер алышынды.

Искәртеп узабыз, агымдагы елда Татарстан башкаласында пассажирлар транспортының яңа маршрут челтәре кертелде һәм автобуслар паркы тулысынча яңартылды. 20 декабрь торышы буенча шәһәргә “Евро-3” экология стандартына туры килүче двигательле, нигездә, күп һәм урта сыйдырышлы гомуми бәясе 2 миллиард сумнан артык булган 1035 яңа автобус алынган. Бүгенге көндә гомуми күләмдә аларның өлеше 90 процент тәшкил итә. Автобусларның гомуми сыйдырышлылыгы бер ярым тапкыр арткан.

“Маршрут челтәрен оптимальләштерүгә төп нәтиҗәләр чыгарып, инде хәзер үк аның уңай нәтиҗәләр китерүен әйтергә була. Бер үк маршрутларны кабатлау кимеде, автобусларның хәрәкәт итүче составы тулысынча яңартылды дяиргә була, бу транспортта йөрүнең уңайлылыгын арттыру белән беррәттән, экологик иминлекне дә яхшыртты, шулай ук инвалидларның транспорт хезмәтеннән файдалана алуын арттырды”, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Казан башкарма комитетның Транспорт һәм элемтә комитеты рәисе Айдар Габделхаков.

Аның сүзләренә караганда, күп сыйдырышлы автобуслар шәһәр урамнарындагы аз һәм аеруча аз сыйдырышлы транспортны кысрыклап чыгара бара. Күп кеше сыйдырышлы автобуслардан файдаланган вакытта машина йөртүче дисциплинага өйрәнә, ул юл хәлләренә, пассажирларга, башка автотранспорт чаралараны йөртүчеләргә күбрәк игътибар бирә башлый. Шуңа күрә 2007 елның 5 ае эчендә (яңа маршрут челтәрен үзләштерә башлаганнан алыа 1декабрьгә кадәр) җәмәгать транспорты катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми саны 43,4 процентка кимегән. Ә автобус йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан һәлакәтләр саны узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда 43,8 процентка азрак күзәтелгән.

“Бүгенге көндә беренче планга пассажирлар дәгъвали торган яңа проблемалар чыга. Беренче чиратта, бу – хәрәкәтләрнең даимилеге, расписание һәм хәрәкәт интервалын үтәү, пассажирлар йөртүнең һәм хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттыру. Әлеге проблемалар автобус йөртүчеләргә кытлык зур булуга бәйле”, - дип билгеләде проблемалы мәсьәләләрне Айдар Габделхаков.

Аның сүзләренәк араганда, әлеге проблема өлешчә чит илдән эшче көчләр җәлеп итү хисабына хәл ителә. Хәзерге вакытта шәһәрнең транспорт предприятиеләрендә БДБ илләреннән килгән 300дән артык кеше эшли. Икенчедән, төп игътибар Д категорияле машина йөртүчеләр әзерләүне оештыруга, кадрларны пассажир йөртүче предприятиеләрдә калдыру өчен шартлар булдыруга юнәлтелә. Шәһәр мэриясе тарафыннан сертификацияләнгән укыту үзәге базасында машина йөртүчеләрне түләүсез әзерләү өчен акча табылган, тик ул автотранспорт предприятиеләрнең берсендә эшләргә тиеш булачак. Хәзерге вакытта 95 кешедән торган 3 төркем укый инде.

Өченчедән, шәһәр мэриясе Мәшгульлек үзәкләре һәм укыту үзәкләре белән берлектә транспорт предприятиеләренә эшкә урнаштыру буенча төрле дәрәҗә чаралар уздыра. Әйтик, 24 октябрь көнне Химиклар мәдәният сараенда “Транспорт” мәгариф кластерлы вакансияләр һәм эш урыннары вакансияләр ярминкәсе оештырылган, анда төрле дәрәҗәдәге белем бирү йортлары катнашкан: югары һәм урта уку йортлары, һөнәри училищелар, Казан шәһәренең барлык транспорт предприятиеләре - 20 транспорт предприятиесе 7860 вакансия тәкъдим иткән. Ярминкәдә 2550 кеше катнашкан. 869 кеше - консультация, 175е эшкә юллама алган.

“Хәзерге вакытта Казанда иң заманча автобуслар паркы төзелде, тик хезмәт күрсәтү культурасы мактанырлык түгел һәм аны күтәрергә кирәк”, - дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин.

Аның сүзләренә караганда, кадрларга кытлык – бөтен зур шәһәрләрнең проблемасы. Казанда автобус йөртүчеләргә кытлык мәсьәләсен хәл итүдә БДБ илләреннән хезмәт ресурсларын китерүне киметергә кирәк. Татарстанның Буа, Кама Аланы кебек эре торак пунктларнынан квалификацияле кадрлар җәлеп итү зарур.