Иң шәп Кыш бабай Совет районында яши

Иң шәп Кыш бабай Совет районында яши

(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Закирова). Казан циркында бүген “Казан кыш бабае - 2007” бәйгесе узды. Казан мәдәният идарәсе оештырган бу чарада башкалабыз районнарыннан килгән Кыш бабайлар, җитезлектә һәм уен-көлкегә осталыкта көч сынашты. “Визитка”, “Күңелле стартлар” һәм “Кар кызы” этапларында иң югары бәя 5 балл иде.

Төрле яшьтәге кешеләр кертелгән жюри бәяләве буенча, Совет районының Кыш бабае җиңеп чыкты. Аннан 13,2 балл белән Мәскәү районының Яңа ел кунагы калыша. Өченче урын Идел буе Кыш бабаена эләкте. Ул бәйгенең өч этабында 11,6 балл җыйган. Иң сәләтле Кар кызы Яңа Савин районында яши икән. Ул балалар белән аралашуга сәләтен генә түгел, җырга һәм акробатикага осталыгын да күрсәтә алган.

Бәйгедә җиңгән Кыш бабайлар 29 көнне башкаланың ярминкә мәйданында, Кыш бабайлар парадында чыгыш ясаячак. Бу көнне үк башкаланың төп чыршысы ачылчак. Мәгълүм булганча, бирегә беренче тапкыр иң биек чыршы куйганнар. Яңа ел гүзәленең биеклеге 40 метр тәшкил итә. Бу узган ел белән чагыштырганда 10 метрга озынрак дигән сүз.