Казанда соңгы 5 елда 18 гыйбадәтханә төзелгән, шуларның 8е - мәчет

Дини объект төзелешенә җир бушлай бирелә

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Хәзерге вакытта Татарстан башкаласы Казанда 176 дини җәмгыять һәм оешма исәпләнә: 88е ислам, 83е христиан (53е православиегә, 28е протестантларга, 2се католикларга мөнәсәбәтле) тарафдарларыныкы, 2се яһүдиләр оешмасы, баһаилар, кришнаитлар һәм буддистларның – 1әр. Дини уку йортларын исәпкә алмаганда, 103 дини объект гамәлдә, шуларның 48е – мәчет, 52се - христиан храмнары, синагога, Баһаи һәм Кришна гыйбадәтханәләре.

Казанда соңгы 5 елда 18 гыйбадәтханә төзелгән, шуларның 8е – мәчет, тагын 6 христиан гыйбадәтханәсе, 4 мәчет төзекләндерелә һәм реставрацияләнә. Соңгылары арасында “Апанай”, “Әл-Мәрҗани”, “Әл-Иман”, “Ризван” мәчетләре бар, ”Кәүсәр” мәчете яны тәртипкә китерелгән. Төзекләндерелә торган христиан гыйбадәтханәләренең 6сы да мәдәни мирас объекты дип танылган: эш беткәч хатын-кызлар дини училищесы булачак элеккеге Казан ирләр дини училищесы (К.Маркс ур., 9/15), Крестовоздвиженская дип аталган чиркәү (Зур Кызыл ур., 5), Казансу буендагы храм Нерукотворного Образа Христа-Спасителя, Покров кафедраль соборы (Старая ур., 17) һәм Лютеран кирхасы (К.Маркс ур., 26), Кизический монастырь (Декабристлар ур., 98).

Якын арада, быел кыш, Казандагы “Татнефть-Арена” боз сарае янындарак Казан митрополиты Кирилл (рухани 17 елын лагерьларда үткәргәч, 1937 елда Чимкент янында атып үтерелгән) хөрмәтенә чиркәү салынып бетәчәк (гыйбадәтханә 450 кешегә исәпләнгән, төп иганәчеләре - Казан вертолет заводы белән “Заречье” банкы), ул Казан епархиясенең 39 нчы храмы саналачак. Тагын Совет районындагы Сахаров урамында Александр Невский, Идел буе районының Мирный бистәсендә Пресвятая Богородица храмнары төзелә, районның Карбышев урамында, Мәрьям-Ана иконасы хөрмәтенә “Взыскание погибших” дип аталганын төзү өчен, җир участогы бирелгән, тагын изге саналган Петербург Ксениясе хөрмәтенә чиркәү салырга җир бирдерү турында сүз бара һ.б.

Бүген Казан муниципаль берәмлеге органнары һәм аның Башкарма комитеты подразделениеләре җитәкчеләренең “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә Башкарма комитетның дини һәм иҗтимагый оешмалар белән багланышлары турында хисап тоткан телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтәләр бүлеге башлыгы Ирек Арсланов шундый мәгълүматлар китерде. Соңыннан “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенең дини объект төзелешенә җир бирелү мәсьәләсендәге соравына җавабында, Башкарма комитет андый объектлар төзелешенә җирне бушлай бирә, дип белдерде.