Казанда мәдәни мирас объектларын хосусыйлаштырган, арендага биргән чакта килешүдә чикләүләр теркәлә башлый

Шәһәр депутатлары Дума сессиясендә шушы мәсьәләне хәл итте

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ", Миләүшә Низаметдинова). Мәдәни мирас объектларын хосусыйлаштырган чакта сату-алу турындагы килешүгә биләмәләрне өченче затларга тапшырганда яки ул объектлардан файдаланганда чикләүләр (обременения) сакланышы буенча һичшиксез үтәлергә тиешле шартлар да кертелүе зарур. Мәдәни мирас объектларын хосусыйлаштыру тәртибе турындагы положениене "Дәүләти һәм муниципаль милекне хосусыйлаштыру турында"гы федераль законның 29 нчы маддәсенә туры китерү сорала. Бу чикләүләр, шулай ук, башкалада торак булмаган муниципаль фондны арендага бирү буенча гамәлдәге тәртипнең мәдәни мирас объектын арендалау нисбәтендәге пунктына да кагыла - ул мәсьәләдә "Мәдәни мирас объектлары (тарих һәм мәдәният һәйкәлләре) турында"гы 73 нче федераль законның 55 нче маддәсенә туры китерелү таләп ителә.

Бүген Казан шәһәре Думасының VIII сессиясендә башкала прокуроры Илдус Нәфыйков башкаланың тарихи объектлары нисбәтендәге чыгышында билгеләп үткәнчә, элек андый чикләүләр теркәлмәгән булган. Шуңа бәйле рәвештә, шәхси куллардагы тарихи һәйкәл саналган 8 объект тулысынча юкка чыккан, 16сы бик авыр хәлдә.
Боларны исәпкә алып, депутатлар Казан шәһәре Думасының 2010 елның 10 мартында кабул ителгән "Муниципаль милекне хосусыйлаштыру тәртибе турында"гы 7-48 нче һәм 2009 елның 23 декабренда кабул ителгән "Казан шәһәре муниципаль торак булмаган фонды объектларны арендага бирү тәртибе турында"гы 8-45 нче карарларын үзгәртү өчен тавыш бирде. Бу үзгәрешләр исә башкала бюджетыннан өстәмә акча таләп итми.