Казан депутатлары муниципаль күчемсез милекне күбрәк хосусыйлаштыру ягында

Быел төрле адрес буенча урнашкан тагын 52 объектны хосусыйлаштырырга планлаштырыла

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ", Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан шәһәре ДумасыныңVIII сессиясендә депутатларның былтыр 6 декабрьда кабул иткән "2011 елга һәм перспективадагы 2013 елга кадәр муниципаль милекне хосусыйлаштыруның фаразланган планы (программасы) турында"гы карарына үзгәрешләр кертелде. Бу исә күчемсез милек объектларының техник характеристикаларына кертелгән үзгәрешләр исәпкә алынып, муниципаль милек структурасын оптимальләштерү һәм шәһәр бюджетының керем өлешен тулыландыру максатларында башкарылды.

Нәтиҗәдә, быел төрле адрес буенча урнашкан тагын 52 объектны хосусыйлаштырырга планлаштырыла. Аларның 32се бүлмәләр, шул исәптән подвал бүлмәләре, калганнары - җир кишәрлеге булган биналар; арада башкаланың тарихи үзәгендәге торгызылырга тиешле тарихи һәм мәдәни истәлек-һәйкәл саналганнары да бар.