2011-2015 елларга Казанның социаль-икътисади үсеше программасы тәкъдим ителде

Казан шәһәре икенче чакырылыш Думасының VIII сессиясендә аны кабат карап чыгарга тәкъдимнәр булды, ләкин күпчелек башкача хәл итте

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ", Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан шәһәре Думасының мэр Илсур Метшин рәислегендәгеVIII сессиясендә депутатлар каралышына, документ буенча кабул ителгән һәм 16 сентябрьдә "Казан" милли мәдәният үзәгендә гавами тыңлаулардагы тәкъдимнәрне исәпкә алып, 2011-2015 елларга Казанның социаль-икътисади үсеше программасы тәкъдим ителде. Аның буенча Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад, транспорт, җир һәм мөлкәти мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин чыкты.

Казанда халыкның (быел 1 гыйнварга 1 млн. 145 мең 400дән артык кеше исәпләнүе, мигрантлар хисабына 29,4 меңгә артуы билгеле) тормыш сыйфатын башкаланың икътисади үсеше һәм яшәү өчен әйбәт мохит булдыру юлы белән күтәрүне максат иткән программада каралганча, 2015 елга казанлыларның гомер озынлыгын уртача 73,7 елга җиткерүгә ирешү, өстәмә 12,6 мең эш урыны булдырып, эшсезлекне 1 процентка калдырып киметү һәм уртача хезмәт хакын елына кимендә 11,8 процентка арттырып, 26 мең сумга кадәр үстерү, ә халыкның керемнәрен кеше башына 4 процентка арттыру, шулай ук халыкны торак белән тәэмин ителеш кеше башына 26,5 кв.метрга җиткерү һ.б. ниятләнә. Моның өчен тулаем территориаль продукт кеше башына 1,8 тапкырга - 281дән 530 мең сумга, төп капиталга инвестицияләр 2,8 тапкырга артырга тиеш. Икътисадта кече бизнес бүгенге 34 проценттан 36,5 процентка җиткерү зарур - болар барысы да программаның бурыч-максатларына керә.

Төп докладчыдан соң сүз алган депутатлар, уртача хезмәт хакының ничек исәпләнгәне мәгълүм, ләкин бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең шушы фонда хезмәт хакы күпмегә артыр, дигәненә канәгатьләнерлек җавап булмады. Шулай ук әлеге программа бистәләрне су белән үзәкләштереп тәэмин итү күздә тотылган программа белән катышы-багланышы чагылыш тапмаганлыгы билгеләп үтелде. Җыеп кына әйткәндә, документ тагын каралырга, аңа өстәмәләр-төзәтмәләр кертергә, дигән тәкъдимнәр булса да, документ, тулаем алып, кабул ителде.

Хәзер Казанда, югарыда әйтелгәненнән тыш, озак вакытка каралган 13, кыска вакытка исәпләнгән 14 программа, шулай ук 3 ведомство һәм 4 инвестицион программалар гамәлдә.