Яңа Савин районының иң социаль актив гаиләсе гаилә фитнес клубына бушлай юлламага ия булды

«Эпицентр» фитнес клубы ачылышында оештырылган әлеге акция республикада сәламәт яшәү рәвешен, спорт белән шөгыльләнүне пропагандалауны максат итә

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Гаилә елы кысаларында, бүген Яңа Савин районының иң социаль актив гаиләсе гаилә фитнес клубына бушлай юлламага ия булды.
«Эпицентр» фитнес клубы ачылышында оештырылган әлеге акция республикада сәламәт яшәү рәвешен, спорт белән шөгыльләнүне пропагандалауны максат итә, юллама исә сайлап алынган күп балалы Карповичлар гаиләсенең һәр әгъзасына бирелә һәм аннан ел ахырына кадәр кулланырга мөмкин, дип хәбәр итә «АдвертаМакс» агентлыгы. Әлеге чарада катнашкан ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Татьяна Ларионова искәрткәнчә, узган елда киң җәелдерелгән хәйрия эшчәнлеге быел да дәвам итә һәм фитнес-клубның күп балалы гаиләгә ярдәм итүе – моның яңа мисалы.