«Татарстанның күчемсез милек ярминкәсе» күргәзмәсе кысаларында торак мәсьәләсе каралачак

«Казанның күккә ашкан йортлары: перспективалар һәм кыенлыклар. Казанның күчемсез милек базарына йогынтысы» темасына сөйләшү 1 октябрь көнне «Казан ярминкәсе»ндә үткәрелә
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Россиянең күчемсез милек базары үсештә булса да, кулланучылар ихтыяҗы канәгатьләндерелә алмый . Сәбәбе – урта хәллеләр өчен торак бәясенең югары булуы. Моннан чыгу юлы тагын да күбрәк катлы торак йортлар салуда күзаллана. Мәсьәләнең актуальлеген истә тотып, «Союзшахтоосушение» төзелеш-монтаж идарәсе 1 октябрь көнне «Казан ярминкәсе»ндә «Казанның күккә ашкан йортлары: перспективалар һәм кыенлыклар. Казанның күчемсез милек базарына йогынтысы» темасына «түгәрәк өстәл» оештыра.
«Союзшахтоосушение» төзелеш-монтаж идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, ачыктан-ачык сөйләшүгә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, министрлык карамагындагы оешмалар, шәһәрнең танылган төзелеш  компанияләре, күчемсез милек агентлыклары, ТР Архитекторлар һәм Төзүчеләр берлекләре вәкилләре чакырылган.