Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү районында 25 сентябрь көнне су бирү өлешчә туктатылачак
Нәтиҗәдә, 2 мәктәп, 3 балалар бакчасы һәм күп фатирлы 32 йорт сусыз калачак, дип хәбәр итә Казан шәһәре мэриясенең матбугат хезмәте
(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Су үткәрү системасындагы искергән вентильләрне яңаларына алыштыру сәбәпле, 25 сентябрь көнне 9.00 сәгатьтән 26 сентябрь 6.00 сәгатькә кадәр Мәскәү районына кергән түбәндәге йортларга су бирелмәячәк:
Коләхмәтов ур., 18, 20, 20-а, 22, 24 нче йорт;
Серов ур., 2, 4, 6, 8, 8-а, 10, 12, 12-а, 14 нче йорт;
Батыршин ур., 15, 17, 19, 21, 23, 25, 27, 29, 31, 33, 35, 37, 39 нчы йорт;
Г.Баруди ур., 9, 11, 13, 15, 15-а, 17, 19, 21, 23, 25 нче йорт.
Нәтиҗәдә, 2 мәктәп, 3 балалар бакчасы һәм күп фатирлы 32 йорт сусыз калачак, дип хәбәр итә Казан шәһәре мэриясенең матбугат хезмәте.
Шушы йортларда яшәүче казанлыларны су белән тәэмин итү максатыннан, Коләхмәтов ур., 22 нче йорт һәм Батыршин ур., 35 һәм 37 нче йортлар арасына су тутырылган автоцистерналар китертү күздә тотыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз