Казанда Россия шәһәрләре берлеге идарәсе утырышы булачак

Казаннан тыш, анда Түбән Новгород, Екатеринбург, Ростов-на-Дону, Иркутск, Чиләбе, Пермь, Самара, Ярославль шәһәрләре вәкилләре катнашыр дип көтелә

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Иртәгә Казан Ратушасында үткәреләчәк утырышта, Казаннан тыш, Түбән Новгород, Екатеринбург, Ростов-на-Дону, Иркутск, Чиләбе, Пермь, Самара, Ярославль шәһәрләре башлыклары һәм вәкилләре катнашыр дип көтелә.
Россия шәһәрләре берлегенең гомуми җыелышын үткәрүгә әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алышулар әлеге чараның төп максаты булып тора, дип хәбәр итә Казан шәһәре сайты. Утырышта Россия шәһәрләре берлеге Президенты – Екатеринбург шәһәре мэры Аркадий Чернецкий,  «Внешэкономбанк»ның дәүләти һәм шәхси хезмәттәшлеге үзәге директоры Александр Баженов доклад белән чыгачак. Анда муниципаль икътисадны үстерүдә дәүләти-шәхси хезмәттәшлекнең роле хакында сүз булачак. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин исә 2013 елда Универсиада үткәрүгә бәйле рәвештә Казанның үсеш преспективалары темасына чыгыш ясаячак.