Казанда социаль инфраструктура объектларын капиталь төзекләндерү буенча быел 5 программа гамәлгә ашырыла

Мэриядә шуларның үтәлеше буенча хисап ясалды

 (Казан, 24 август, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанда торак һәм социаль объектларны капиталь төзекләндерү программалары агымдагы елда тәмамлану дәрәҗәсендә. Барлык эшләр дә расланган график нигезендә үтәлә һәм алар шәһәр хакимияте һәм күзәтчелек органнары тарафыннан тикшерелеп тора, дип белдерде бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә хисап докладыннан соң журналистлар белән очрашкан шәһәр Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты башлыгы Искәндәр Гыйниятуллин.

Торак фондын капиталь төзекләндерү программасы муниципаль программалар арасында иң җитдиләрнең берсе булып кала бирә.
Төзекләндерү эшенең сыйфаты, элеккечә, идарә оешмалары, шәһәр башкарма комитеты һәм район хакимиятләре, торак инспекциясе, күп фатирлы йортлар советы һәм йорт башлыклары тарафыннан тикшерелә.

Быел Татарстан Республикасы буенча күп фатирлы 999 торак йорт капиталь төзекләндерелә, шуларның 280е - Казанда. Әлегә башкалада 144 йортта эшләр тулы комплекста алып барыла, 34 йортта 110 лифт алыштырыла. Катгыйланган кагыйдәләр нәтиҗәсендә, 104 йортта лифт җайланмаларын көйләү эшләре алып барыла. Капиталь төзекләндерү өчен каралган гомуми инвестицияләр күләме 1,4 млрд. сумны тәшкил итә.

Бүгенгә Казанда башкарылган эшләрнең гомуми күләме 97,87 процент тәшкил итә. Аерым алганда, 280 йортның 275ендә эшләр тулысынча төгәлләнгән. Сентябрь башына кадәр барлык эшләр дә төгәлләнәчәк.

Подрядчы оешмалар суны бетерү, канализация белән бәйле эшләрне бер көн эчендә башкарып чыгарга тырышалар. Су бетеп торганда, канализация эшләмәгән вакытта ишегалларына биотуалетлар урнаштырыла. Электр энергиясен кулланып башкарыла торган эшләр килешү буенча рәсмиләштерелә һәм подрядчылар тарафыннан аерым түләнә. Биредә яшәүчеләр өчен өстәмә чыгымнар юк.

Эшләрне кабул иткән вакытта чыгымнарның 95,65 млн. сум күләмендә азрак тотылганы ачыкланды. Дефицит күләме исә - 85,15 млн. сум. “Татар-информ” МА вәкиленең, әлеге дефицит нәрсә хисабына каплана, дип кызыксынуына, идарә башлыгы, янга калган сумма хисабына, дип аңлатты. Янга калган сумма исә капиталь төзекләндерү барганда, мисалга, фатирларына торба, батарея алыштырырга, балконын тышларга яки буяу эшләре башкарырга кертмәгәннәр, ягъни эш башкарырга ирек бирелмәгәннән – башкарылмаган эшләр һәм сарыф ителмәгән материаллар хисабына җыелган. Нәтиҗәдә, 10,5 млн. сумга килеп чыккан аерма нәтиҗәсендә 7 йортта яңа төр эшләр башкарыла һәм программага өстәмә ике йорт кертелгән. Авиатөзелеш районында 3,6 млн. сумга йортның түбәсе һәм фасады төзекләндерелә. Мәскәү районында 2,7 млн. сумга йорт түбәсе алмаштырыла. Хәзерге вакытта объектларны кулланылышка тапшыру эшләре бара, башкарылган эшләр буенча актлар рәсмиләштерелә.

Казанда социаль учреждениеләрне капиталь төзекләндерү буенча параллель рәвештә берьюлы 5 программа гамәлгә ашырыла. Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы 1981 елга кадәр кулланылышка тапшырылган учреждениеләрне (30 елдан артып киткән) төзекләндерү эшләре буенча алып барыла. Казанда мондый мәктәпләр саны - 134. Татарстан башкаласында 2012 елдан бирле 88 мәктәп төзекләндерелгән. Башкарылган эшләрнең гомуми бәясе 2 млрд. сумны тәшкил итә. Агымдагы елда төзекләндерү эшләре 17 мәктәптә һәм 4 балалар бакчасында алып барыла. Башкарылган эшләрнең гомуми бәясе - 504,0 млн. сум. Эшләр уку елы башланганчы тәмамланачак. Бу атнада мәктәпләр Мәгариф идарәсенең кабул итү комиссиясе әгъзаларына тәкъдим ителәчәк.

Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең карары нигезендә мәктәпләрдә капиталь төзекләндерү барышында түбәндәге төр эшләр башкарыла: түбә, тәрәзә алмаштыру, керү урыннарын төзекләндерү, биналар эчендәге ишекләрне алмаштыру, санитар челтәрләрне, эчке инженерия коммуникацияләрен, фасадларны төзекләндерү. Әлеге төр эшләрдән башка 4 балалар бакчасында күләгә өчен япмалар урнаштырылган, ясле төркемнәрендә идәннәр җылы идән итеп үзгәртелгән һ.б.

Хәзерге вакытта мәктәпләргә үткәрелгән капиталь төзекләндерү эшләренең гомуми әзерлек дәрәҗәсе – 94 процент. 3 мәктәптә һәм 1 балалар бакчасында эшләр тулысынча төгәлләнгән, белем бирү объектларының башкаларында исә төзекләндерү эшләре тәмамланып килә.

Шәһәрнең 27 мәктәбендә “Уңайлы мохит” программасы гамәлгә ашырыла. Әлеге программа кысаларында белем бирү учреждениеләрендә мәктәпкә керү урынындагы пандуслар төзекләндерелә, ишекләр киңәйтелә, бәдрәфләргә яңа җиһазлар урнаштырыла, баскыч һәм ишекләр начар күрүчеләр күрерлек махсус контраст буяуларга буяла. Әлеге программа буенча башкарылган эшләрнең гомуми күләме - 68 процент чамасы.

Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары итеп үзгәртү өчен бирелгән 6 бинада 111,2 млн. сумга исәпләнгән капиталь төзекләндерү эшләре башкарыла. Әлеге чаралар ярдәмендә өстәмә 375 урын барлыкка киләчәк. Башкарылган эшләрнең гомуми проценты – 89%. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: әлеге программаны намәлгә ашыру кысаларында мәктәпкәчә учреждениеләрдә капиталь төзекләндерү эшләре белән бергә, тәрбияләү процессы өчен кирәкле барлык җайланмалар - кухня җиһазларыннан алып мебельгә кадәр урнаштырыла, төркемнәрне җиһазландыру эшләре дә башкарыла.

26 балалар бакчасында өстәмә төркемнәр ачу эше оештырылган. Башкарылган эш нәтиҗәсендә, өстәмә 600 урын барлыкка киләчәк. Программаны гамәлгә ашыру өчен 46,4 млн. сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Башкарылган эшләрнең гомуми проценты – 94 процент.

Казанда агымдагы елда 5 яшүсмерләр клубы капиталь төзекләндерелә. Әлеге эшләрнең гомуми бәясе 38,3 млн суга төшкән. 2,5 млн. сум күләмендәге өстәмә акчага мебель һәм җайланмалар алынган. Башкарылган эшләрнең гомуми проценты 93 процент чамасы.

И.Гыйниятуллин бүген шул хакта бәян итте.