Универсиада була да бетә, ә аңа әзерлек барышында булдырылган уңайлыклар шәһәргә кала – Казан мэры

Казанда 2 елда Универсиада объектлары маршруты буйлап 374 йортның фасады һәм түбәсе төзекләндерелгән

 (Казан, 24 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанда 2 елда Универсиада объектлары маршруты буйлап 374 йортның (347се – торак йорт һәм тулай торак) фасады һәм түбәсе төзекләндерелгән, шуларның 143е 2013 ел өлешенә тия һәм әлегә 133ендә эш тулысынча төгәлләнгән, калганнары очлап чыгу алдында. Шушы йортларның 30ы мәдәни мирас объекты булып, аларның элеккеге йөзләрен кайтару буенча эш алып барылган. Шушы программа буенча 25 административ бинада һәм социаль өлкә объектында да төзекләндерү эшләре башкарылып, республика бюджетыннан аерым 177 млн. сум акча бүлеп бирелгән булган.

Бу хакта бүген шәһәр җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Башкарма комитетның торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хисап тотты.

Гомумән, бу максатка федераль бюджеттан барлыгы 3 млрд. сум акча китте, төзекләндерү эшләренә 58 подряд оешмасы җәлеп ителде, инде бу гамәлләрнең әҗерен хәзер 70 мең кеше күрә, дип билгеләп үтте мэр Илсур Метшин. Универсиада була да бетә, ә аңа әзерлек барышында булдырылган уңайлыклар шәһәргә кала, дип аның файдасын искәртте шәһәр башлыгы.