Казанның яңа ачылачак Үзәк ЗАГСында беренче көнне 27 пар язылышачак – бу XXVII Универсиада уздырылу истәлегенә

Яңа тантана залларына урыннарны дәүләт хезмәтләре сайты аша броньлау сентябрьдән генә башлана

 (Казан, 24 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан Кремленнан Казансу елгасы аша уң як ярда, ярымутрау хасил итеп, күз күреме җирдә казан рәвешендә салынган яңа ЗАГС бинасы үзәк ЗАГС булачак, аның ачылышы 5 июльгә билгеләнгән. Хәзерге вакытта объект ачылышы тантанасына башкаланың башка ЗАГСларына гариза тапшырган парларны туплау эше бара, бу мәсьәләдә яшьләр 292-04-20 телефоны һәм uzags@mail.ru электрон адресы буенча мөрәҗәгать итә ала. XXVII Универсиада истәлегенә, ул көнне 27 парны язылыштыру күздә тотыла. Июль һәм августта мөнәсәбәтләрен рәсми теркәргә теләп гариза биргән булсалар, яңа тантана залларына урыннарны дәүләт хезмәтләре сайты аша броньлау сентябрьдән башлана.

Бүген Казан каласы җитәкчелегенең Башкарма комитетта мэр Илсур Метшин рәислегендә уздырылган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәрнең ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева шулай дип игълан итте.

Танылган сынчы Даши Намдаковның тарих белән заманчалыкның бергә үрелеп яшәвен күрсәтү идеясен “Татгражданспроект” институты проект рәвешендә тормышка ашырган. Казан каласына бәйле риваятьләрне, Татарстан Республикасы башкаласының меңьеллык тарихын һәм традицияләрен искәртеп торачак һәм гаилә учагын символлаштырган әлеге бинага килеп кергәч тә комплекс интерьерларында сүрәтләнгән шәһәр тарихының символик агачына тап буласың. Түбән катта Бөек Болгарстан традицияләрендәге холл, аннары Казан ханлыгы чорына килеп керәсең, ә 18 метр биеклектә XIX гасырдагы Казан гәүдәләнә...

Алтын һәм Көмеш заллар стиле классик, ә Кече залда шәркый традицияләр рухы хөкем сөрә һәм анда милли традицияләрдәге тантаналар уза, дип сөйләде идарә башлыгы. Кияү егете һәм кәләш бүлмәләре, тәбрикләүләр бүлмәләре аерым каралган. 32 м биеклектә исә әйләнеп йөреп, борынгы Кремле һәм заманча корылмалары белән Татарстан башкаласын һәм аны икегә ярган Казансу елгасын панорама итеп күзәтергә була. Бина төбендә яшь өйләнешүчеләр скверы, транспорт һәм җәяүлеләр юллары, парковкасы була, нәтиҗәдә, үзәк ЗАГСның М.Җәлил урамында булган парковкага кытлыгы тарихта кала, чөнки биредә 200дән артык машинага урын каралган.

Шул рәвешле, барлыгы тантаналар өчен җиһазланган 3 зал, 15 минутлык интервал белән, көненә 100 парны кабул итәргә сәләтле булачак. Хезмәт күрсәтү – түләүле, ләкин әлегә тарифлар билгеләнмәгән, диде А.Шәвәлиева.