Казан халкын табиблар тоташтан тикшерәчәк

Бу 99 яшькә кадәргеләргә кагыла

 (Казан, 24 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быел Казан каласында гомуми диспансеризация уздырыла һәм бу соңгы 5 елда – беренче тапкыр. Бу 21 яшьтән алып 99гача булганнарга кагыла - барлыгы 27 сырхауханәдә 65 мең кеше медицина тикшерүе узарга тиеш була. Һәрхәлдә, шулай планлаштырылган һәм 3 елга бер тиешле чара. 

Бүген Казан җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан каласы буенча сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов шул хакта аңлатма бирде. Аның сүзләренчә, яшьрәкләр флюорография уза, электрокардиограмма яздырта, аерым төр анализлар тапшыра, ә 40 яшь чиген узганнарга өстәмә анализлар каралган, шулай ук хатын-кызлар маммография уза, ирләр исә простатитка китерә торган специфик антигенга (ПСА) тест эшләтә. Шул рәвешле, тоташ тикшеренүләр уздырыла. Барлыгы 2 этаптан торачак диспансеризациянең икенче этабында исә авырулар ачыклана, теге яки бу кеше сәламәтлек төркемнәренең кайсына туры килүе тәгаенләнә, сырхауханәләргә пациент диспансер күзәтүенә җибәрелә, анда тар белгечлекле табиблар җәлеп ителә, ди Рамил Әхмәтов.

Шәһәр башлыгы И.Метшин фикеренчә, сырхауханәләрдә чиратлар булмасын өчен, диспансеризациянең кайсы вакытта уздырылачагын, нинди график буенча кабул итү оештырылуын, нинди төр тикшерүләр узарга икәнен казанлылар алдан белеп торырга тиеш. Без ”Сәламәтлек бишьеллыгы” кысаларында кешеләрнең гомер озынлыгын арттыру өчен тырышабыз, мондый төр профилактик күзәтү узу бик мөһим, дип саный ул.

Соңыннан “Татар-информ” хәбәрчесе соравына җавабында, бу эш инде майда ук башланды, беренче чиратта, укытучылар арасында үткәрелде, чөнки аларның лагерьларда эшлисе бар, кеше күпләп поликлиника юлын таптамасын өчен, алдан белгертмәүне уңай күрдек, гомумән алганда, Универсиада узып көзгә борылгач, бу эшкә киңкүләм керешәчәкбез, диде идарә җитәкчесе. Аерым алганда, узган юлы диспансеризация барышында 25 мең кешенең 4,5 меңенең авыруы булуы ачыкланган, аларның 20 процентында - шикәр диабеты, кан басымы, онкологик авырулар, туберкулез һ.б. үпкә авырулары, глаукома, симерү чире кебек җитди авырулар.