4 июльдә “Kazan Arena” стадионын халык белән тутырган, кунакларны утырткан хәлдә Универсиада парадының генераль репетициясе булачак

Куркынычсызлык мәсьәләсе – иң өстенлекле мәсьәлә, һәм моны һәркем аңларга тиеш – мэр Илсур Метшин

 (Казан, 24 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бу атнада Казанга волонтерлар, клиентлар төркемнәре килә, Россия җыелмасы, шулай ук башка җыелма командалар өчен Универсиада авылын да бу атнада ачабыз, болар буенча бүген кичке 9да җыелып сөйләшү була, дип игълан итте бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан мэры Илсур Метшин.

Универсиада уздыруга әзерлек мәсьәләләре буенча 21 һәм 22 июньдә үткәрелгән өйрәнүләр нәтиҗәләренә тукталып, шәһәр башлыгы, объектларны тестлаштырулар безнең өчен бик җитди чаралар булды, чынлыкта Универсиада уздыруның иң югары ноктасына туры китереп чынбарлыкка максималь якынлаштырылды, дип билгеләп үтте. Мисалга, тукландыру буенча караганда, Универсиада авылында хезмәт күрсәтүнең иң тыгыз вакытында 40 мең порция ризык ашалыр дип исәпләнә, чөнки, бердән, ураза була, икенчедән, ярышлар көнне спортчыларның барысы да ашамый – Лондон, Шеньжень, Белгород тәҗрибәләре шуны раслый, диде мэр.

Шулай ук тестлаштыру вакытында Универсиада авылына парадка барачак, “Kazan Arena” стадионында Универсиада ачылышында катнашачак 8,5 мең кешене алып килеп карадык, куркынычсызлык, шәһәр буйлап хәрәкәт итү логистика системаларын, ул вакытта транспорт хәрәкәтен ябып тору рәвешен, стадионга кешеләрне утыртып карап, рестораннар һәм фастфудларның эшләвен, вентиляция, яктырту приборларын, краннарны ачып, барлык җиһазларны берьюлы эшләтеп сынадык. Шулай ук тамашачыларны эвакауцияләү чаралары үткәрелде, нәтиҗәдә, күзалланган 15 минут урынына 7 минут эчендә халык эвакуацияләнде, дип сөйләде И.Метшин. Аның сүзләренчә, сынау барышында табылган хилафлыклар яки элек күзалланмаган нәрсәләр ачыла, өйрәнүләрдән соң уздырылган штаб киңәшмәсендә алар игълан ителеп, эш барышына төзәтмәләр кертелә.

4 июльдә стадионны халык белән тутырган, кунакларны утырткан хәлдә парадның генераль репетициясе булачак, чыннан да, бу бик мөһим, дип бу мәсьәләгә җитди игътибар таләп итте мэр.

Шәһәрнең ЮХИДИ башлыгы Рөстәм Ибраһимов 22 июнь көнне Универсиаданың ачылыш тантанасын репетицияләүгә бәйле чаралар уздырганда Казан юлларында җәмәгать куркынычсызлыгы тәэмин ителешендә шәрехләмә бирде. Үзәк юлларның шәһәрнең җәмәгать транспортыннан кала башка төр транспортка ябылуы аркасында, Матур, Торф, Царицыно бистәләрендә яшәүчеләр аерым кыенлыклар кичерде, дип билгеләп үтте һәм, казанлыларга шушы бистәләргә тоткарлыксыз үтеп керү мөмкинлеген булдыру максатыннан, ЮХИДИ хезмәтенә ул турыларда өстәмә көчләр кирәклеген белдерде. Шулай ук “Kazan Arena” стадионы янында транспорт калдыру мәсьәләләренә бәйле аншлаглар, мәгълүмат тәэмин ителеше проблемалары бар, диде Р.Ибраһимов.

Мэр Илсур Метшин исә, алга таба 4, 6, 17 июль көннәрендә, конкрет урамнардан һәм аерым вакытлардан кала, транспорт белән иркен узу өчен чикләүләр булмаячак, гомумән, чикләүләр минималь булачак, дип бу атнада тагын бер кабат халыкка игълан бирергә кирәк, диде.

Юхиди хезмәте димәктән, мэр И.Метшин: "Мине юлда инде күптәннән туктатканнары юк иде, туктаттылар, бик ипле итеп мөрәҗәгать иттеләр, кыскасы, Универсиадада эшләргә гаять итагатьле офицерлар җибәрелгән, дигән фикер калды", - дип уйлары белән уртаклашты. Куркынычсызлык мәсьәләсе – иң өстенлекле мәсьәлә, һәм моны һәркем аңларга тиеш, диде ул.