^Казанның 1000 еллыгына башкаланың "һава капкалары" яңартыла

^Казанның 1000 еллыгына башкаланың "һава капкалары" яңартыла

(Казан, 24 июнь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Бу көннәрдә "Казан" Халыкара аэропортында реконструкция эшләре башланды. Казанның юбилее алдыннан башкаланың "һава капкалары"н яңартырга планлаштыралар. Эш берничә юнәлештә бара. Төзүчеләрнең бер төркеме аэровокзалның фасадын яңарта, вокзал эчендә дә өлешчә эшләр башланган. Вокзал тирәсендәге мәйданда асфальтбетон тулысынча алыштырылачак.

"Казан" Халыкара аэропортының генераль директоры Петр Трубаев хәбәр итүенчә, "һава капкалары" 1 августта тулысынча яңартылып бетәчәк, ә аэропорт территориясендә төзелүче бизнес-терминалны файдалануга тапшыру 15 июльгә билгеләнгән.