^Казан кондитерлары аз калорияле печенье чыгара

^Казан кондитерлары аз калорияле печенье чыгара

(Казан, 24 июнь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Тиздән Казан кибетләрендә аз калорияле печенье сатыла башлаячак. Бу көннәрдә Казанның "3нче икмәк заводы" ААҖндә Италиядән сатып алынган махсус җиһазны көйләү эшләре тәмамланып килә. Заманча техника төрле формада аз калорияле (терлек мае урынына үсемлек мае кулланылачак) печеньелар чыгарырга мөмкинлек бирәчәк. "Татарстан икмәге" ААҖндә яңа продукция кулланучыларның күңеленә хуш килер, дип ышаналар.