Илсур Метшин: “Безнең бурыч – ирешкән нәтиҗәләрне саклап калу”

Казан эчке тулай продуктының 34 процентын кече эшмәкәрлек формалаштыра

(Казан, 24 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Закирова). Узган елның иң уңай нәтиҗәсе – тотрыклы үсеш темплары күрсәтүче шәһәрләр исемлегенә Казанның да керүе. Бүген Казан шәһәре җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов әнә шулай дип белдерде. Ул 2013 елда башкаланың социаль-икътисади үсеш торышы хакында чыгыш ясады.

Узган ел башкала халкының 15,5 мең кешегә арткан, хәзер казанлыларның саны 1 млн. 191 меңгә җиткән. “2013 ел өчен Казанның тулаем территориаль продукты 486 млрд. сум булыр дип көтелә, бу – 1 кешегә 411мең сумнан артык дигән сүз. Территориаль эчке тулаем продукт үсеше 3,5 процентка тигез булачак – республика буенча аның күләме 2 процент, Россия буенча – 1 процент”, - дип, урынбасар Казанның икътисади яктан шактый яхшы күрсәткечләргә ия булуына басым ясады.

Территориаль эчке тулаем продуктның 31 процентын күпләп һәм ваклап сату сәүдәләре, 14 процентын эшкәртү сәнәгате предприятиеләре һәм күчемсез милек, аренда һәм хезмәтләр күрсәтү белән шөгыльләнүче оешмалар, 13 процентын төзелеш тармаклары һәм 12 процентын транспорт, элемтә тармаклары тәшкил итә.

2013 ел нәтиҗәләреннән караганда, Казан шәһәрендә җитештерү сәнәгате индексы 105, 7 процентка җиткән, ул республика һәм Россия дәрәҗәсеннән бик күпкә артыграк. Чагыштыру өчен, Татарстанда үсеш күрсәткечләре 101,2 процентны тәшкил итә, Россиядә бу сан – 100,3 процент кына.

“Шәһәр сәнәгать җитештерүенең 50 процентын “Казаноргсинтез”, “Казан вертолет заводы”, “Нәфис косметикс”, С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе һәм Казан мотор җитештерү берләшмәсе ААҖләре кебек 5 эре предприятие тәэмин итә. Шәһәрнең тереклек эшчәнлеген тәэмин итүче икътисад секторларының чираттагысы – кулланучылар базары, - дип, Иван Кузнецов сәүдә мәсьәләләренә күчте.
Кулланучылар базары структурасында иң зур үсеш (15 процентка) - җәмәгать туклануы өлкәсендә – биредә акчалар әйләнешенең күләме 16,5 млрд. сумга җиткән. Түләүле хезмәтләр күрсәтү күләме дә 9,2 процентка арткан.

2013 елда ваклап товар сату әйләнеше 3,5 процентка артып, 410 млрд. сумга җиткән. “Халкы миллионга җиткән башка шәһәрләр белән чагыштырганда, Казан, элеккечә, товар әйләнеше, түләүле хезмәтләр күрсәтү һәм җәмәгать туклануы күләме буенча беренче өчлектә бара”, - дип, урынбасар фикерен йомгаклады.

Киңәшмәгә рәислек иткән Казан мэры Илсур Метшин исә әлеге уңайдан: “Җәмәгать туклануы өлкәсендәге акчалар әйләнешенең күләме 16, 5 млрд. сумга җитү – шактый җитди саннар. Дөнья икътисадында нинди хәлләр майтарылуын беләбез, шуңа күрә, безнең бурыч – ирешкән нәтиҗәләрне саклап калу. Казанның икътисад өлкәсендәге нәтиҗәләре Татарстан Республикасы фонында да берникадәргә югарырак. Бу безнең предприятиеләр һәм безнең эшмәкәрлекнең көндәшлеккә сәләтле булуы турында сөйли. Үсеш бәрабәренә, без һәрвакыт диалогта булырга тиеш”, - дип белдерде.

2013 елда шәһәрнең төп капиталына 184,6 млрд. сумлык инвестицияләр җәлеп ителгән.  Шуларның 64 проценты биналарны төзекләндерү һәм  төзүгә, 28 проценты машиналар алу, транспорт чараларын җиһазлауга, 6 проценты торак төзүгә тотылган. Гомуми нәтиҗәләргә килгәндә, узган ел кулланылышка 810 мең кв. м. торак тапшырылган.