Казанда ярминкәсендә 8326 вакансия тәкъдим ителәчәк

Казанда ярминкәсендә 8326 вакансия тәкъдим ителәчәк

(Казан, 24 февраль, "Татар-информ"). Иртәгә Химиклар мәдәният йортында 9-14 сәгатьтә Казанның Мәшгульлек үзәге тарафыннан оештырылган шәһәр вакансия ярминкәсе булачак. Анда шәһәрнең 70 предприятиесе эшче һәм инженер һөнәрләре буенча 8326 вакансия тәкъдим итәчәк.

Ярминкәгә килүчеләрнең предприятиенең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очрашу, хезмәт һәм мәшгульлек өлкәсендә закон мәсьәләләре, башлангыч һәм урта һөнәр алучыларны эшкә урнаштыру, яңа һөнәргә өйрәтүне оештыру буенча консультация алу мөмкинлеге бар.

Ярминкә кысаларында, мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләре предприятие вәкилләре өчен "Бүгенге хезмәт базарында эш бирүчеләр белән мөнәсәбәт" темасына "түгәрәк өстәл" оештыра.