“Народная инвентаризация” акиясе барышында кабул ителгән мөрәҗәгатьләр буенча тикшерүләр аларның өчтән беренең милекчесен табып булмауны күрсәткән

Әлегә барлыгы 574 объект турында 798 мөрәҗәгать кабул ителгән булган

 (Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанда хуҗасыз, “буш” торган биналар, җирләрне ачыклау йөзеннән уздырыла торган “Народная инвентаризация” акиясенең алдан чыгарылган нәтиҗәләрне бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә игълан ителде.

Шул мәсьәләдә аңлатма биргән шәһәр Башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты рәисе Ратмир Шәйдуллин сүзләренчә, 574 объект турында 798 мөрәҗәгать кабул ителгән булган, иң актив гражданнарның 5се аерым бүләкләнгән. Әлеге объектларның 302се бина, бүлмә ише корылма булып, шуларның 88е – хуҗасыз, ягъни биналарларның 1 проценты федераль, 6 проценты республика, 34 проценты муниципалитет карамагында икәне билгеле, 30 процентының милекчесе мәгълүм түгел. Тагын 272 җир участогы һәм аларның да 78е – милекчесез, яки 3 проценты федераль җир, 6 проценты республиканыкы, 30 проценты муниципалитетныкы, 32 проценты - хосусый милек, 29 процентының хуҗасы кемлеге ачыкланмаган. Шул рәвешле, “Народная инвентаризация” акиясе барышында килеп ирешкән мөрәҗәгатьләр буенча тикшерүләр аларның өчтән беренең милекчесен табып булмауны күрсәткән.

Казанда җир мәсьәләсе аеруча актуаль, дип, Р.Шәйдуллин декабрьнең 20сенә кадәр җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты 1376,11 гектар гомуми мәйдандагы 445 җир участогы буенча эш алып барган: 925,16 гектарлык 238 участокның чикләрен формалаштыру максатыннан, гаризалар әзерләп җибәргән; тагын 446,33 гектар гомуми мәйдандагы 130 җир участогының территорияләрнең кадастр планнарында урнашу схемалары расланган; 228,99 гектарлык 105 участокны муниципаль милек итеп кабул итү турында Башкарма комитет күрсәтмәсе проекты әзерләнгән; Башкарма комитет 264,5 гектардагы 50 участокны муниципаль милек итеп теркәү каралган 18 күрсәтмә кабул иткән.