Казанлылар Олимпия утын күреп калырга, сәламләргә, аннары “Казан Арена” стадионы янында бәйрәм итәргә килсен – Илсур Метшин

Барлыгы 239 этаптан торган Олимпия уты эстафетасында 370 кеше факел күтәреп йөгерә һәм аларның 82се – татарстанлы

 (Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 2014 ел Кышкы Олимпия уеннары уты өченче көн күршебез Уфада иде, хәзер ул Оренбург якларында, ә 30 һәм 31 декабрьдә Казанда булачак. Татарстан башкаласында Олимпия уты эстафетасы һәм шуңа бәйле чаралар уздырылу сәбәпле, шәһәребезнең “Водоканал” МУП, транспорт һәм торак фондка хезмәт күрсәтү предприятиеләре һәм шәһәрнең башка хезмәтләренең, табибларның эше тыгыз була, Яңа ел алдыннан хокук һәм юлларда тәртип сакчылыгы, гадәттән тыш хәлләр хезмәтләре болай да көчәйтелгән режимда эшли, хәер, 2 гыйнварда да җиңел булмас...

Бүген Казан каласы җитәкчелегенең быел соңгы “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин шулай дип белдерде, һәр хезмәтнең һәм подразделениенең үз кизү тору графигы төзелгән, җаваплы затлар билгеләнгән булсын, дип таләп итте.

Олимпия уты эстафетасы чаралары турында аңлатма белән чыккан шәһәр Башкарма комитеты башлыгы урынбасары Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, 30ы Казанга Олимпия уты эстафетасы авангард төркеме килеп җитә һәм иртәнге 9да аны тимер юл вокзалында каршы алу чарасы каралган. Башта Универсиада авылы буйлап Олимпия уты эстафетасы була, 31е Олимпия уты шәһәр буйлап кулдан-кулга күчеп, урамнарны әйләнә. Барлыгы 239 этаптан торган Олимпия уты эстафетасында 370 кеше факел күтәреп йөгерә һәм аларның 82се – татарстанлы. Шәһәребезнең үзәктәге барлык урамнары буйлап диярлек эстафета уза, шул исәптән Казан ислам дөньясы, спорт уеннары башкаласы буларак чагылдырылган һәм мәдәни объектлары булган урамнар, билгеле, Кремль буйлап, шулай ук КФУ, Болак елгасы, Яңа Савин районы буйлап уза, финишы 14.30да “Казан Арена” стадионында планлаштырылган. Анда исә халык иркенләп бәйрәм итәчәк, Яңа ел каршылаячак, дип белдерде Л.Фазлыева.

Шәһәрнең ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рөстәм Ибраһимов хисабында ачыклык керткәнчә, ул көнне юл хәрәкәте иминлеге сагында 400 хезмәткәр 240 постта кизү торачак.

Илсур Метшин исә, казанлылар Олимпия утын күреп калырга, сәламләргә, аннары “Казан Арена” стадионы янында бәйрәм итәргә килсен, ә салатлар ясарга өлгерербез әле, дип чакырды уенын-чынын бергә кушып.