«Ак Барс банк» ААҖ концерт залында Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көненә тантана була

Аның барышында елның иң яхшы җәмәгать транспорты йөртүче, иң яхшы кондукторы билгеләнә
(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 24 октябрь көнне 14.00 сәгатьтә  башланачак әлеге бәйрәм чарасында елның иң яхшы җәмәгать транспорты йөртүче, иң яхшы кондукторы игълан ителәчәк. Быел Казанда бер ай дәвамында барган әлеге һөнәри конкурсның инде икенче тапкыр үткәрелүе.  
Алдан хәбәр ителгәчә, транспорт йөртүчеләр арасында I урынга – 70 мең сум, II урынга – 35 мең сум, III урынга – 15 мең сум күләмендә премия каралган. Кондукторлар арасында призлы урыннарга чыгучылардан I урынга – 30 мең сум, II урынга – 20 мең сум, III урынга – 10 мең сум биреләчәк. «Иң яхшы йөртүче» һәм «Иң яхшы кондуктор» исеменә һәм бүләкләргә кемнәр лаек икәнен Казан шәһәре Башкарма комитетының, аның транспорт һәм элемтә буенча комитетының җаваплы даирәләре, пассажир транспорты һәм шәхси пассажир ташу ассоциациясе җитәкчеләре казанлылар җибәргән SMSлар, мэриянең рәсми сайтына юлланган хәбәрләр, 275-30-50 «кайнар» телефоны һәм мэриягә язган хатлар буенча, ягъни пассажирлардан алынган фикерләргә нигезләнеп билгели.
Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырылачак тантанада Казан шәһәре мэры Илсур Метшинның да катнашуы көтелә, диелә мэриянең матбугат хезмәтеннән алынган хәбәрендә.