Эшсез казанлыларга шәһәр предприятиеләре вакансияләре тәкъдим ителә

Иртәгә мини-ярминкә була

  (Казан, 23 июнь, “Татар-информ”).Иртәгә, 24 июньдә сәгать 9дан 12гә кадәр Казанның Идел буе районындагы Бертуган Касыймовлар урамы, 22/7 адресы буенча урнашкан Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә мини-ярминкә була. Анда керү - бушлай.

Ярминкәгә килүчеләргә оешма, предприятие вәкилләреннән үзләрендәге хезмәт урыннары, эшкә урнашу юнәлешләре, тәртипләре, белемне күтәрү турында мәгълүмат алу мөмкинлеге бирелә.

Эш урыннары булмаган гражданнарга эш урыннарына бәйле белешмәләр басылган вакытлы матбугат һәм таратма материаллар (буклетлар) биреләчәк.

Белешмәләр өчен телефон: 224-86-66, дип хәбәр итә Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте Казан мэриясе сайты аша.