“Соңгы кыңгырау-2009” гомумшәһәр бәйрәме Казанның “Татнефть-Арена” Боз сараенда була

Аны Казан шәһәре мэриясе һәм шәһәр Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты оештыра

(Казан, 22 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 25 май көнне 13.00 сәгатьтә Казанда “Соңгы кыңгырау-2009” гомумшәһәр бәйрәме башланачак. Быел мәктәп һәм гимназияләрне тәмамлап чыгучы 7 меңнән артык егет һәм кыз “Татнефть-Арена” Боз спорт сараенда әлеге традицион чарада катнаша, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Илнур Шакиров. Татарстан башкаласының сәхнә сәнгатендә әйдәп баручы иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылары катнашындагы шау-шулы тамашаны әзерләүчеләр бәйрәмне күңелле итеп үткәрергә вәгъдә итә.           

 

Бәйрәмне Казан шәһәре мэриясе һәм шәһәр Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты оештыра.