^Россиянең Федераль диңгез һәм елга транспорты агентлыгы җитәкчесе Вячеслав Рукша бүген Казанга килә

^Россиянең Федераль диңгез һәм елга транспорты агентлыгы җитәкчесе Вячеслав Рукша бүген Казанга килә
(Казан, 23 май, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүген кич Казанга Россиянең Федераль диңгез һәм елга транспорты агентлыгы җитәкчесе Вячеслав Рукша килә. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, иртәгә В.Рукша Казан елга портында булачак, анда хәзер Татарстан башкаласының меңьеллыгы белән бәйле рәвештә киңкүләм төзелеш эшләрне башланды. Елга порты территориясе Татарстан карамагында, ә причал диварлары федераль милеккә карый. Бүген причалларны төзекләндерү эшләре тәмамлану алдында, әмма елга вокзалында, акча җитмәү сәбәпле, реконструкция план режимында оештырыла алмый. Финанс мәсьәләсе Федераль диңгез һәм елга транспорты агентлыгы җитәкчесенең “Татфлот” судно йөрешле компания вәкилләре белән очрашуы вакытында каралачак. Сәфәр кысаларында В.Рукша ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак, дип ниятләнә.