^Иртәгә яңа Хабаровски - Казан - Санкт-Петербург маршруты ачыла

^Иртәгә яңа Хабаровски - Казан - Санкт-Петербург маршруты ачыла

(Казан, 23 май, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Иртәгә "Дальавиа" ААҖ авиакомпаниясе оештырган яңа Хабаровски - Казан - Санкт-Петербург пассажир маршруты ачыла - "Казан" халыкара аэропортына Ту-214 самолеты төшәчәк. "Казан" халыкара аэропорты белгечләре хәбәр итүенчә, "Дальавиа" белән партнерлык мөнәсәбәтләре берничә ел элек төзелгән. Самолет Хабаровскидан Казанга 14.00 сәгатьтә килеп җитәчәк, ә Казаннан Санкт-Петербургка очу 15.30 сәгатькә билгеләнгән. Рейслар график нигезендә даими рәвештә сишәмбе гамәлгә куелачак.