Казан парклары әдәби мәйданчыкларга һәм ачык һавада кинотеатрларга әвереләчәк

Татарстан башкаласы җитәкчелегенең мэр “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәрне яшелләндерү, мәдәни чаралар һ.б. турында сүз булды

 (Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә үткәрелгән бүгенге “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсенә төп ике тема буенча хисап чыгарылган иде, шулай ук муниципалитетның агымдагы мәсьәләләре дә каралды.

Аерым алганда, ТРда Парклар һәм скверлар елы кысаларында Казанда эшләнәсе эшләр турында сүз булды. Казанда хәзерге вакытта 132 парк һәм сквер (гомуми мәйданы – 276 га) исәпләнә, аларның 17се – эре (118 га). Быел 32 паркны реконструкцияләү күздә тотыла, диде чыгышында шәһәр Башкарма комитеты башлыгы урынбасары – тышкы уңайлыклар булдыру комитеты рәисе Игорь Куляжев һәм алда торган эшләр турында аңлатма бирде. Мисалга, соңгы елларда гамәлгә ашырылган “100 сквер”, “Яшел рекорд”, “Чәчәк атучы Казан” кебек проектлар кысаларында быелга тәгаенләнгән программасына ачыклык кертелде.

Россиядә Әдәбият елы уңаеннан, Казанда үткәреләсе төрле чаралар, гамәлгә ашырыласы проектлар хакында исә шәһәр Башкарма комитеты башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова бәян итте. Аның сүзләренчә, Казан парклары әдәби мәйданчыкларга һәм ачык һавада кинотеатрларга әвереләчәк.

Шулай ук узган атнада йомгак ясалган “Ел укытучысы-2015” республика конкурсында Казан педагогларының яулаган уңышлары, киләсе атнада булачак традицион шәһәркүләм өмә турында сүз булды.