Әдәбият елында әдәбият турында сөйләшү

Лилия ЛОКМАНОВА

 2015 ел Россиядә Әдәбият елы буларак игълан ителде. Шул уңайдан, төрле утырышлар, әңгәмәләр, күргәзмәләр, “түгәрәк өстәл”ләр уздырыла. ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетында да әдәбият белгечләре, язучылар, галимнәр, "Татмедиа" ААҖ генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева, әдәби журналлар мөхәррирләре катнашында “түгәрәк өстәл” уздырылды. Анда  татар әдәбиятына кагылган мәсьәләләр, проблемалар хакында фикер алыштылар.

Татар әдәбияты дөнья әдәбиятыннан артта кала...

ТР Фәннәр академиясенең баш гыйльми секретаре Дания Заһидуллина татар әдәбиятының үткәненә анализ ясап, бүгенге көндә булган “авырткан җирләрен” күрсәтеп бирде.

XX гасырда татар зыялылары милли әдәбиятны Европа тибына якынлаштыру максаты куя һәм шул вакыт аралыгында әлеге тип жанрлар системасы төзелеп бетә: реализм, модернизм, романтизм юнәлешләрендә милли традицияләр булдырыла. Әмма бу, 1917 ел инкыйлабы аркасында, өзелеп кала.
1960 елларда татар иҗатчылары әдәбиятны кабат миллилеккә кайтарырга омтылыш ясый. Бу омтылыш идеологик чикләүләр кысаларында тормышка ашырыла. 1990 елларда әдәбиятны кискен үзгәртү теләге кабат пәйда була. Әдәбият, бигрәк тә рус әдәбиятныдагы процесслар тәэсирендә, яңа дулкын булып күтәрелә. XXI гасыр башында исә без бу дулкынның чигенүен күрәбез.
Әдәбиятның үзгәрешен нинди факторлар тәэмин итә соң? Әлбәттә, ул язучының таланты белән бәйләнгән. Әмма бер иҗатчы әсәрләрендә генә күренгән яңалыкларны милли процессларны үзгәртә алмавы да мәгълүм. Әдәбиятның үзгәрешен аның торышы хакында формалашкан караш тәэмин итә. Бу карашны формалаштыруда исә яучылар үзләре дә, тәнкыйтьчеләр һәм галимнәр дә, хәтта укучы да катнаша.

Урта гасырларда әдәбият Аллаһы Тәгаләнең сүзе, шагыйрьләр исә шул сүзне халыкка җиткерүче арадашчы буларак кабул ителгән. Романтизм эпохасы иҗатчыны Пәгамбәр, халыкны үз артыннан ияртүче әйдаман кебек кабул иткән. Реализм исә иҗатчыларны чынбарлыкны кабат торгызучылар дәрәҗәсенә куйган.
“Төрле халыклар мәдәниятендә бу күзаллаулар төрле вакытта формалашып җитә һәм һәр милли әдәбият дөнья әдәбиятындагы уртак барышның бер өлеше булса да, аның үзгәрүе үз милли җәмәгатьчелек күзаллауларына бәйле булып чыга. Ә аларның тәңгәллеге исә милли әдәбиятның үсеш дәрәҗәсен күрсәтүче төп билге дия алабыз. Әгәр дә без милли әдәбиятыбызны үзгәртергә телибез икән, татар җәмгыятендәге әдәбиятка карашны үзгәртергә тиеш булабыз”, - дип саный Зания Заһидуллина.
ХХ йөз башында татар зыялылары моны бик яхшы аңлап эш итә. Милләт нәрсә ул, дигән сорау белән янәшә, милли әдәбият нинди булырга тиеш, дигән сорау иң төп мәсьәләгә әйләнә.

“Без татар әдәбиятын нинди юл белән үсәргә тиешлеген күзаллыйбызмы, дигән сорау куеп карасак, моңа ачык кына җавап табылмас. Әлеге җавап милли әдәбиятны дөнья әдәби барышы фонында карауны таләп итә. Чөнки без халык әдәбиятын аерып алып караганда, һәрвакыт аның эчке закончалыкларын күрәбез. Милли әдәбиятка һәр язучы үз иҗаты белән алып килгән яңалыкны ачыклыйбыз. Бу — әдәбиятка уңай бәя бирүгә юл ача”, - ди ул.

Дания Заһидуллина фикеренчә, бу бәя татар әдәбиятының дөнья әдәбиятыннан артта калуын күрсәтә. 1990 еллардагы демократик үзгәрешләр, элеккеге СССР территориясендәге халыкларга дөнья әдәби барышы белән ачыктан-ачык танышу мөмкинлеге ача. Бу халыкларның әдәбиятлары үзгәрә башлый. Әлеге үзгәрешләр бигрәк тә рус әдәбиятында тизрәк бара һәм ул милли әдәбиятларга тәэсир ясаучы көчле факторга әйләнә.
Татар әдәбиятында да постреализ, постромантизм һәм постмодернизм юнәлешендәге әсәрләр языла. Алар шушы юнәлешләрдә традицияләр формалаштыра башлый.

1980-2000 елларны милли әдәбиятны үзгәрткән иң билгеле проза әсәрләрен генә атап китү дә җитә. Мисалга ул Фәүзия Бәйрәмованың “Болын”ын, Разил Вәлиевның “Мирас”ын, Зөлфәт Хәкимнең “Кишер басуы”н, Марат Кәбировның “Сары йортлар сере”н, Фоат Садриевның “Таң җиле”н, “Бәхетсезләр бәхете”н, шигъриятьтә Шәүкәт Гаделша, Зөлфәтнең соңгы чор иҗатларын китерде. “Боларда инде без традицияләрне яңарту, неореализм түгел, бәлки, традицияләр белән бәхәскә керү белән очрашабыз. Иң мөһиме — татар әдәбияты үзе язылган чор, аның проблемалары, милли мәсьәләләр турында сөйли башлый”, - ди ТР ФАнең баш гыйльми секретаре.
2000 елның чиген узганнан соң, әлеге яңа дулкын чигенә. Бу юнәлешләрдә билгеле бер торгынлык башлана. Гадәттә, торгынлык массачыл әдәбиятны мәйданга чыгара, чөнки әдәби әсәрләр барыбер басылырга тиеш. Бездә дә шулай. XIX гасыр башы әдәбиятына бәя бирә башласак, үткән турында сөйләү, бигрәк тә татар авылыннан шәһәргә күчкән буынның совет чорындагы тормышын күрсәтү, шуңа бәйле тематик тарлык, әсәрдәге кеше концепциясенең бүгенге заманга туры килмәве, бер тавышлылык һәм автор позициясенең өстенлекле булу кимчелекләре чагыла.

“Милли әдәбиятта яңа күренешләр дә бар. Әйтик, милли шигъриятнең постмодернизм юлыннан китмичә, урта буын шагыйрьләрдән Ркаил Зәйдулла, яшь шагыйрьләрдән Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Луиза Янсуар, Рәмис Аймәтне постмодернизмны яңартучылар рәтенә кертеп карар идем”, - диде Дания Заһидуллина.
Шул ук вакытта дөнья әдәби барышында иң мөһим роль уйный торган сыйфатлар: интелектуальлек, фәлсәфилекнең үзәктә торуы, тормышны күп хакыйкатьләр кисешкән урын буларак тасвирлау, автор һәм геройлар хакыйкатьлегенең тигезлеге, язучының үз язу стилен булдыру мәҗбүрлеге һ.б. безнең милли әдәбиятыбызда яралгы хәлендә генә, дигән фикердә ул. Әгәр милли әдәбиятка татар җәмгыятендә нинди караш дип сорау куйсак, реализм чоры сурәтенә туры килүен күрербез.
Постмодернизм юнәлешен генә алыйк. Бүген без татар әдәбиятында бу юнәлештә иҗат ителгән әсәрләр барлыгын күрәбез. Бу процесс бездә үсентене чит туфракка күчереп утырту кебек башланды. Әмма милли агач үстеме соң? Аның чәчәкләрен без Зөлфәт Хәким, Марат Кәбиров иҗатларында күрәбез, ләкин милли күренеш буларак татар әдәбияты үз традицияләрен булдырды дип әйтү авыррак.

Әгәр без тугандаш халыклар яки төрки халыклар әдәбиятына күз салсак та, аларда бу юнәлештә зур үсеш барлыгын күрәбез. Чыңгыз Айтматов иҗаты гына да моңа мисал булып тора. Удмурт, чуваш әдәбиятында да кызыклы әсәрләрне очратырга мөмкин. Ләкин, кызганыч, татар әдәбияты бу күренештән соңгы елларда читтә кала төсле тоела.

Татар әдәби әсәрләренең сыйфатлы тәрҗемәләре нигә юк?

Татар ПЕН-үзәге башкаручы директоры, “Казанский альманах” журналы баш мөхәррире Әхәт Мушинский тәрҗемәчеләр арасында рус телен яхшы белмичә дә тәрҗемә белән шөгыльләнүчеләр бар һәм бу әдәбиятның сыйфатына йогынты ясый дип саный. Аның сүзләренчә, татар әсәрләрен чит телләргә тәрҗемә итүче тәрҗемәчеләр белән дә кыенлыклар бар. “Без инде берничә ел дәвамында рус теленә генә түгел, инглиз, төрек телләренә тәрҗемә белән шөгыльләнәбез. Бигрәк тә Тукай әсәрләренә кызыксыну зур. Бу укытучылар өчен дә кирәкле эш. Мәгариф министрлыгы әлеге мәсьәләгә басым ясаса, бик әйбәт булыр иде”, - ди ул.

Әсәрне тәрҗемә итеп кенә калу аз, аны укучыга җиткерә алырга да кирәк. Әгәр дә тәрҗемә әсәрләр үзебезнең Татарстанда гына кала икән, аның нәтиҗәсе бөтенләй юк дигән сүз. Татар Пен-үзәгенең элеккеге президенты Туфан Миңнуллин да татар телен яхшы белгән берничә яшь кешене генә булса да Англияга җибәреп, телне әйбәтләп өйрәтәсе, тәрҗемәчеләр әзерлисе иде дигән теләк белән яшәде. Әмма ул яшьләрне укыткач, аларның кире кайтып, Татарстанда эшләве бик шикле.

ТР Дәүләт Советы депутаты, парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, әдип, ПЕН-үзәкнең хәзерге президенты Разил Вәлиев та тәрҗемәчелек мәсьәләсенең нинди кискен торуын яхшы аңлый. Инглиз теле тәрҗемә итү өчен генә түгел, дөньяга чыгу, үзебезне таныту өчен дә кирәклеген искәртте ул. Язучылар берлеге каршында инглиз телен өйрәнү буенча курслар оештыру да комачау итмәс иде, дигән тәкъдим белән дә чыкты.

“Татар әдәбиятын башка телләргә тәрҗемә итүгә кагылган программа да кабул ителде, аның өчен бюджеттан махсус акча да бүлеп бирелә. Әдәбият елы уңаеннан, ул акча күләмен арттыру мәсьәләсен дә карарга кирәктер бәлки”, - диде Разил Вәлиев.

“Идел” журналының рус телендәге варианты баш мөхәррире урынбасары Алия Кәримова татар язучыларының Россиядә тулысынча таныла алмавының төп сәбәбе, беренче чиратта, бу рус теленә сыйфатлы тәрҗемә ясау белән бәйле дип саный. “Беренче чиратта, әсәрнең тәрҗемә итәрлек дәрәҗәдә язылган һәм мәгънәле булуы мөһим. Мин татар язучыларына бик тирән хөрмәт белән карыйм, алар белән горурланам, әмма тәрҗемәгә кайчагында бик үк сыйфатлы булмаган әсәрләр тәкъдим ителә. Кемнең акчасы бар — шул әсәрләрен тәрҗемә иттерә ала, ә матди мөмкинлекләре булмаган кешенең укучы өчен кызыклы әсәрләре китап кибетләренә килеп җитә алмый. Ә бит нәкъ менә шул тәрҗемә әсәрләре буенча татар халкының әдәбияты хакында башкалар да фикер йөртә”, - ди ул.

Алия Кәримова фикеренчә, заманча әдәбиятны гына тәрҗемә итү дөрес түгел, чөнки татар әдәбиятының “алтын фонды”на кергән әсәрләрне дә укучыга җиткерергә кирәк. Тәрҗемә иткәндә теманың актуаль булуы, мәгънәсенә игътибар итү комачау итмәс иде, ди ул.

“Моннан берничә атна элек Казанга Мәскәүнең үзәк китапханәсе вәкиле килде. Ул үзләренең китапханәсендә татар язучылары китапларыннан күргәзмә эшләргә теләгән булган. Без аның белән Бауман урамында китап кибетенә юнәлдек. Әмма татар язучыларының рус теленә тәрҗемә ителгән дистәләп кенә әйбәт китабын таба алдык. Олылар өчен андый китаплар бардыр, әмма балалар өчен тәрҗемә китаплары бик аз”, - диде ул.

Тәрҗемәчеләр өчен фәнни методологик әсбапларның булмавы да үзен сиздерә икән. Татар шигърияте хакында тәрҗемәчеләргә фәнни әбәбият юк дәрәҗәсендә. Бу, шулай ук, җитешсезлекләрнең берсе булып тора. Гарәп-татар, татар-гарәп, төрек-татар, татар-төрек сүзлекләренең җитмәве дә сизелә, ди белгечләр.

“Башка шәһәрләрдә безнең әдәби китапларыбызны табып булмый. Ә аларга ихтыяҗ бар, филологлар булса да татар язучылары, татар шигърияте белән кызыксына. Россиянең эре шәһәрләрендә булса да татар язучылары китапларын сатуны оештыру кирәк”, - дип саный “Идел” журналының рус телендәге варианты баш мөхәррире урынбасары.

ТР Язучылар берлегенең рус әдәбияты һәм тәрҗемә бүлеге җитәкчесе Лилия Газизова да шундый ук фикердә. Аның сүзләренчә, татар шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итү буенча алдагы елга системалы план юк. Моны ул тәрҗемә итәргә теләмәү яки тәрҗемәчеләр юклыкка түгел, ә финансларга бәйле дип аңлатты.
Кадрлар мәсьәләсе тәрҗемә өлкәсендә генә түгел, ә әдәбият тарихын өйрәнүдә дә үзен сиздерә.

“Әдәбият тарихына, татар әдәбияты өлкәсендә иҗат итүче шәхесләргә багышланган 450дән артык китап басылган. Әлеге энциклопедияләрне туплаганда, гарәп графикасындагы язмалар белән эшләргә туры килә, әмма андый белгечләр аз”, - ди ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин.

Разил Вәлиев та әлеге мәсьәлә буенча үзенең тәкъдимнәрен кертте. “Әйе, гарәп язуын өйрәнү бүгенге көндә бик зур кыенлыклар тудыра. Безнең әдәбият тарихы да гарәп графикасы белән бәйле. Кызганыч, мәктәпләрдә аны өйрәтү бик түбән дәрәҗәдә. Гәрчә, моның өчен без кулдан килгән кадәр законнар кабул итергә тырыштык, - ди ул. - Бу мәсьәләне мәгариф министрылыгы белән бергә хәл итәргә кирәк. Безнең балаларыбыз башлангыч дәрәҗәдә генә булса да латин һәм гарәп графикасын белергә тиеш. Латин графикасы белән кыенлыклар булмас, чөнки инглиз телен укыталар. Гарәп язуы бераз катлаулырак. Анысы да булмас эш түгел”.

Китап сатып акча эшләп булмый

“Бүгенге көндә безгә бастырырга дип алып килгән әдәби китапларда, әсәрләрдә кабатланулар бик күп. Бер үк әсәрне кат-кат бастыру буенча да китапханәчеләрдән килгән дәгъвалар хәйран. Китапханә эшчеләре бәлки артыгын бәйләнәдер, әмма бу юнәлештә язучылар үзләре дә уйланырга тиеш”, - ди Татарстан китап нәшрияты директоры Дамир Шакиров. Аның фикеренчә, Башкортстан, Марий Эл, Чувашия республикаларында татар әдәбиятын укучылар саны елдан-ел кими бара. “Бүген бер генә язучы да китабы белән мәктәпкә керә алмый, балалар бакчасына килә алмый, чөнки ул тыелган. Билгеле инде, бу укучыга да зыян килә, тираж да шуңа кайтып кала, язучының гонорарына да йогынты ясый”, - ди ул.

Китапны бастыру гына түгел, аудиториягә илтеп җиткерергә дә кирәклеге барыбызга да мәгълүм. ТР Президенты карары нигезендә, бездә басылган китапларның 85 проценты республика китапханәләрендә калырга тиеш, калганнары исә төбәкләргә озатыла. Әмма Татарстан укучысына да ул китапларны җиткерүдә наширлар базар мөнәсәбәтләренә төртелеп кала.

“Казанда китапларны сату мөмкинлеге юк диярлек. Булган кибетләребездән кергән керемне без аренда өчен түлибез. Моның өчен безгә 1,5 миллион сум күләмендә акча эшләргә тиеш. Кызганыч, моның өчен дәүләттән бернинди дә ярдәм каралмаган”, - дип борчыла Дамир Шакиров. 

Мәсьәләне чишү юллары

Чит ил һәм рус әдәбияты белән яхшы таныш укучыны татар әдәбиятына ничек җәлеп итәргә мөмкин? Әлбәттә инде, миллилекне үстерергә кирәк.

Үзенең чыгышында Дания Заһидуллина милли әдәбитяның проблемаларына гына тукталып калмады, ә аларны чишүнең кайбер юлларын да тәкъдим итте.

Татар әдәбиятына укучыны җәлеп итеп буламы? Әлбәттә була, дип саный ул. “Әдәбиятның киләчәген һәм бүгенгесен анализлау − тәнкыйть яки әдәбият белеменең эше. Бүген исә тәнкыйть һәм әдәбият белеме 99 процентка үткәнгә юнәлтелгән. Татар әдәбияты гына үткән хакында гына сөйләми, безнең әдәбият турындагы фәнебез дә үткән хакында сөйли. Без үткән мирасны анализлыйбыз. Газета-журналларда бүгенге әдәби процессны тикшергән аналитик язмалар да, әле генә табадан төшкән әдәби әсәрләргә тәнкыйть күзлегеннән чыгып язган мәкаләләр дә юк дәрәҗәсендә. Чөнки татар басмалары андый язмаларны кирәксенми. Язучылар берлеге, әдәби журналлар редакцияләре һәм тәнкыйтьчеләр бергәләп, әдәби тәнкыйтьне хәзерге әдәби барышка юнәлдерү сәясәтен булдырасы иде”, - ди Дания Заһидуллина.
Татар әдәбиятын тикшерү юнәлешендә чикләрне киңәйтү дә комачау итмәс, дигән фикер дә булды. Диплом эшләре, дисертация темаларын өйрәнгәндә, моны күздә тотарга кирәк. Әйтик, Урал халкының, төрки халкының хәзерге әдәбиятларын чагыштырма планда өйрәнү мәсьәләсен кую сорала.

Рус телендә иҗат итүче татар язучыларының әсәрләрен татар әдәбияты барышыннан читтә калдыру күзәтелә. Бер үк вакытта шуңа игътибар итәргә мөмкин: әлеге язучылар арасында милли фәлсәфә тудыручылар бар. Аларның әсәрләрендә дөнья әдәбиятында барган күренешләр иртәрәк чагылыш таба башлый. Әдәбиятның бу тармагы да өйрәнүгә, милли әдәбиятка тәэсир ясарга хаклы, ди ТР ФАнең баш гыйльми секретаре.

ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан сүзләренчә, Татарстан Язучылар берлеге, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң, өченче урында тора. Әлеге берлектә 333 язучы теркәлгән. “Әдәбият елы булгач, безгә игътибар артты, ләкин безнең республикада гына түгел, бөтен Россиядә дә язучыларга шактый ук битарафлык сизелә һәм бу безне бик борчый”, - диде ул.

Язучыларның соңгы елларда сүлпәнләнүен ул аларның иҗаты тиешенчә бәяләнмәү, гонорарларның аз түләнүе, китапларның аз басылуы белән бәйләп карый. “Безнең җитәкчеләр төрле бәйрәмнәрдә хезмәткәрләренә һәрвакыт бүләкләр тапшыра. Шунда китап бүләк итү традициясе хәзер бетте. Халык китап укымый дигән фикер дөрес түгел, халык китап укый һәм аларга китап бүләк итсәләр, укучының игътибарын җәлеп итәр өчен менә дигән мөмкинлек булыр иде”, - дигән фикерен җиткерде Рафис Корбан.

Әдәбиятка кызыксыну уяту өчен язучыга, аның хезмәтенә башка төрле мөнәсәбәт торгызырга кирәклеген искәртте ул.

“Түгәрәк өстәл” ахырында резолюция кабул ителде. Анда әлеге тәкъдимнәр барысы да исәпкә алынды.