Казанның юл хезмәтләре буранга каршы көрәшә

Узган тәүлектә Татарстан башкаласында 20-25 сантиметрдан артык кар яуды, бу бер айлык явым-төшем нормасына тиң
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстан башкаласында 20-23 сантиметрдан артыграк кар яуды, бу явым-төшемнең бер айлык нормасына тиң. Вакыт-вакыт җилнең тизлеге секундына 20 метрга җиткән һәм буран нәтиҗәсендә юлларның кайбер участокларында кар катламы 50 сантиметрдан артып китә. Казанда мондый буранның берничә ел булганы юк иде инде, дип белдерә юл хезмәте белгечләре. Башкалабызда буран хәзерге вакытта та тынмаган.
Кичә кич ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов җитәкчелегендә ТРда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызылыгын тәэмин итү комиссиясенең ашыгыч утырышы үтте. Штаб нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы буенча “Буран” планы игълан ителде.
Һава торышы шартлары начараю юл хезмәтләренең эшен катлауландыра. Шуңа да карамастан, юлларны чистартуга Казан шәһәре карамагында булган барлык техника җәлеп ителгән, дип хәбәр итә Казан шәһәр Думасының җәмәгатьчелек һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге. Узган тәүлектә шәһәр урамнарында 655 берәмлек техника эшләгән, аларның 355 берәмлеге юлларны төнлә белән чистарткан. 171 берәмлек юл машинасы урамнарда ком-тоз катнашмасы сибү һәм юлдан карны себертү белән шөгыльләнгән. Бозлавык барлыкка килүне булдырмый калу өчен көн дәвамында 3,5 тонна ком-тоз катнашмасы сарыф ителгән.
23 гыйнар иртәсенә кар җыю техникасы һәм узбушаткыч машиналар шәһәр урамнарыннан 9 мең тоннадан артык кар чыгарган (гадәти көннәрдә – 2-3 мең тонна), шул исәптән 1500 тоннасы Порт урамында урнашкан кар эретү камерасына озатылган.
Шәһәрнең автотранспорт предприятиеләре төне буе җәмәгать транспортының иртәнге маршрутка чыгуына әзерләнгән. Шәһәр пассажир транспортын чыгару гадәти режимда башкарылган. Тик аларның хәрәкте тиз арада барлыкка килә торган кар өемнәре аркасында кыенлашкан.
Юлларны кардан чистарту бүген дә дәвам итәчәк. Казан муниципаль берәмлеге шәһәр кешеләрен һәм автомобиль йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга чакыра.