Спортны үз итүчеләр өчен быел кыш Казанда 14 шугалак, 6 чаңгы базасы эшләячәк

Барлыгы 1600 пар тимераяк, 1400 пар чаңгы прокатка бирергә әзер, дип ышандыра З.Нигъмәтуллина

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). «Алтын алка» турнирының I этабы, Аккош күлендә Яңа елга багышланган чаңгы ярышлары (31 декабрь), Раштуа уңаеннан «Трудовые резервы» стадионында шундый ук узыш (7 гыйнвар) - Казан шәһәре Башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитетының бу якын арада шәһәр күләмендә үткәрергә планлаштырган зур спорт чараларының берничәсе. Болардан тыш, 1996 елда туган егетләр арасында 3 гыйнвар көнне футбол буенча «Казан мэры кубогына» халыкара турнир старт алачак, дип игълан итте бүген мэриядә киңәшмә барышында шәһәрнең Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зөһрә Нигъмәтуллина.
Спортны үз итүчеләр өчен быел кыш Казанда 14 шугалак эшләячәк, теләгән кешегә дип, барлыгы 1600 пар тимераяк прокатка бирергә әзер. Ясалма өслекле шугалаклар быел 1 ноябрьдән Дәрвишләр бистәсендә, 10сыннан «Трудовые резервы» стадионында эшли. Прокат бәясе сәгатенә уртача 25 сумнан 80 сумга кадәр. Моннан кала, шәһәрдә 132 хоккей тартмасы эшләячәк, шуларның 71е пластик белән әйләндереп алынган. Чаңгычылар өчен исә Казанда 6 чаңгы базасы бар, 3есе предприятиеләрдә. Аларда 1400 пар чаңгы исәпләнә. Прокат бәясе сәгатенә 30 сумнан 100 сумга кадәр, дип белдерде З.Нигъмәтуллина.