Соңгы ай ярым вакыт эчендә Казан шәһәре мэриясенең 253 хезмәткәре эштән кыскартылган

И.Метшин сүзләренчә, эштәге автотранспорт 23 берәмлеккә киметелгән; эш сәфәренә һәм хезмәт хакына дигән чыгымнар күләме, премия фонды яңадан каралган; нәтиҗәдә, киләсе ел шәһәр бюджетының 300 млн. сум акчасы янга калдырылган

(Казан, 22 декабрь, «Татар-ниформ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан шәһәре Башкарма комитеты бүлекләре һәм муниципаль берәмлекләр органнары җитәкчеләренең «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә мэр Илсур Метшин, Казанда кризиска каршы комплекслы чаралар үткәрү максатында, быел октябрь аеннан шәһәр штабы эшләвен искәртеп, аның беренче нәтиҗәләрен игълан итте. Аның сүзләренчә, соңгы ай ярым вакыт эчендә шәһәр Башкарма комитетының 253 хезмәткәре эштән кыскартылган, эштәге автотранспорт 23 берәмлеккә киметелгән.  Моннан тыш, эш сәфәренә һәм хезмәт хакына, элемтәгә дигән чыгымнар күләме, премия фонды да яңадан каралган. «Нәтиҗәдә, шушы күрелгән чаралар киләсе ел шәһәр бюджетының 300 млн. сум акчасын янга калдыру мөмкинлеге бирде, ул акча социаль әһәмияттәге программалар файдасына җибәрелде. Шул сәбәпле, музыка һәм сәнгать мәктәпләренә балаларын йөрткән өчен түләү суммасы, мәктәптә туклану бәясе артмады, балалар бакчасына түләүне компенсацияләүдә өстәмә ташламалар расланды», - дип белдерде И.Метшин.