Мэр И.Метшин Казан яһүдиләрен Ханука бәйрәме белән котлады

Бу хакта Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге хәбәр итә
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). «Чын күңелдән Казан яһүдиләрен Хануки бәйрәме белән котлыйм! Әлеге яктылык һәм рухи чистарыну бәйрәме яһүдиләр үзләренең диненә, культураларына хокукны баш гыйбадәтханәләрен басып алучылардан азат итү юлы белән ике мең ел яклап калу вакыйгаларын яңарта», - дип мөрәҗәгать итә Казан шәһәре мэры Илсур Метшин.
Төрле конфессия тарафдарларыннан булган казанлыларның үзләрендә бер-берсен өйрәнү һәм культураларын аңлау омтылышы тәрбияли алуларын искәртеп, шәһәр башлыгы Яһүд җәмгыятенең Казанда 200 ел тирәсе яшәп килүен, аның һәм башка милләтләр арасында дус күршеләрчә мөнәсәбәтләр яшәп килүен басым ясап әйтә. «Шушы олы бәйрәм уңаеннан сәламәтлек, бәхет, игелеклелек, күңел тынычлыгы, уңышлар, һәр йортның һәм гаиләнең  аңлашып яшәвен телим», - дигән теләкләрен җиткерә шәһәр башлыгы.