Кышкы каникулда мәктәп яны лагерьларында 6 меңгә якын укучы ял итә ала

Ләкин бу былтыргыдан күпкә ким, сәбәбе: районнарның социаль иминият фондларының мөмкинлеге шуңа гына җитәрлек, дип белдерде З.Нигъмәтуллина

(Казан, 22 декабрь, «Татар-инфлрм», Миләүшә Низаметдинова). 29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Казан шәһәрендә мәктәп яны лагерьлары эшли башлаячак. Анда 6 меңгә якын бала ял итә ала, ләкин бу былтыргыдан күпкә ким (узган елда – 7110 укучы). Моның сәбәбе: районнардагы социаль иминият фондларының мөмкинлеге шуңа гына җитәрлек булуда. Хәер, Казан шәһәре мәгариф идарәсе ата-аналар арасында сораштырулар үткәргән, нәтиҗәдә, гаиләләрнең күпчелеге Яңа елда бәйрәм көннәрен балалары белән уздырырга ниятләве ачыкланган, дип белдерде бүген мэриядәге киңәшмәдә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зөһрә Нигъмәтуллина.
Җыеп кына әйткәндә, әлеге лагерьларда көненә 3 тапкыр туклану каралган һәм социаль иминият фонды, 1 балага көненә 60 сум хисабыннан, барлыгы 2,1 млн. сумнан артык сумма күчерәчәк. «Яңа елда мәдәни-күңел ачу чараларына ата-анадан җыела торган взнос 150 сумнан артмас дип күзаллана», - диде ул.  Мәктәп яны лагерьларында профильле отрядлар оештырыла, беренче тапкыр буларак, бу юлы шушы лагерьлар базасында югары класс укучылары өчен предмет олимпиадаларының республика этабына әзерлек буенча уку-тренировка сборлары оештырыла һәм анда шәһәрнең югары уку йортларының фәнни даирәләрен дә җәлеп итү күздә тотыла.        
Кышкы каникул вакытында шәһәрнең барлык өстәмә белем бирү учреждениеләре (62), мәгариф учреждениеләрендәге секцияләр һәм түгәрәкләр эшләячәк (алар исә Казанның барлык мәктәп укучыларының 68 процентын җәлеп итә). Болардан тыш, шәһәр китапханәләре 150дән артык төрле күңел ачу чарасы әзерли һәм Яңа ел ун көнлегендә 10 меңләп кеше килер дип көтә, дип хәбәр итте З.Нигъмәтуллина.