Киләсе елдан Казанның үзәк урамнары буйлап уза торган транспорт маршруты схемасы үзгәрә

Аерым алганда, сүз Зур Кызыл, К.Маркс, Дзержинский урамнарындагы транспорт хәрәкәте турында бара
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Киләсе елның 3 гыйнварыннан башлап, Зур Кызыл урамы буйлап Карл Маркс урамыннан Батурин урамына кадәр шәхси транспорт бер юнәлештә генә хәрәкәт итә алачак һәм К.Маркс урамы буйлап транспорт хәрәкәте 2 юнәлеш өчен дә ачык булачак: К.Маркс урамы буйлап Н.Ершов урамыннан Батурин урамына таба, шул исәптән Ирек мәйданыннан Батурин урамы юнәлешендә дә, җәмәгать транспорты кебек үк, шәхси транспорт та хәрәкәт итә ала; ә инде шуннан кире юнәлештә, ягъни Батурин урамыннан Н.Ершов урамына кадәр бары тик җәмәгать транспорты (22, 28-а, 52, 83, 89, 98, 99 нчы автобус маршрутлары) гына үтә ала. Дзержинский урамы буйлап Батурин урамыннан Пушкин урамына таба шәхси транспорт бер юнәлештә генә бара ала.
Бүген Казан мэриясендәге «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә чыгыш ясап, Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе милиция подполковнигы Юрий Абызов әнә шул хакта игълан итте. Аның сүзләренчә, Н.Ершов урамындагы трамвай юлларын сүтеп алу эшләренә бәйле рәвештә, транспорт йөртүчеләр өчен А.Пушкин белән М.Горький урамнары чаты зур проблемага әйләнгән иде. Юллардагы вазгыятьне яхшы якка үзгәртү ниятеннән шундый кайбер чаралар кабул ителгән. Ләкин, Ю.Абызов сүзләренчә, Зур Кызыл, К.Маркс, Дзержинский, Батурин урамнарында автотранспорт әгәр рөхсәт ителмәгән урында калдырылса, ул эвакуацияләнәчәк. Шулай ук, проектны тормышка ашыру максатында, юл хәрәкәтенең тиешле билгеләре куелырга тиеш, тагын светофорлар системасы режимын үзгәртү һәм җәмәгать транспорты өчен «КАИ» тукталышы мәйданчыгы кайсы турыда буласын билгеләп, аны җиһазлау зарур.