Иртәгә Казанның Совет районында су бирү өлешчә туктатылачак

Аерым алганда, бу уңайсызлыклар 3 урамга кагыла, дип белдерә мэриянең матбугат хезмәте
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Су үткәргеч системасында башкарылачак эшләргә бәйле рәвештә, иртәгә 9.00-23.00 сәгатьләрдә Совет районына караган түбәндәге йортларга су бирелми:
Ак.Глушко ур., 1, 3, 5, 7;
Зәкиев ур., 45 (балалар бакчасы);
Кайбицкая ур., 14.
Шул сәбәпле, әлеге йортларда яшәүчеләргә үзләренә кирәк кадәр су җыеп куярга киңәш ителә, диелгән мэриядән алынган хәбәрдә.